Гдыня (, , , ) — Польшаның Поморье воеводалыгында урнашкан шәһәр. Польшада иң зур воеводалык үзәге булмаган шәһәр.
Балтыйк диңгезе яр буенда урнашкан. Гданьск һәм Сопот белән Труймясто агломерациясен тәшкил итә. Тарих 1920-елларга кадәр Гдыня урыныда кечкенә кашуб авылы булган. Беренче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Данциг ирекле шәһәре һәм Поляк коридорын булдыру турында карар чыгарылды. Данциг белән киеренке мөнәсәбәтләр сәбәпле, Польша хөкүмәте биредә яңа диңгез портны һәм хәрби-диңгез базаны төзү турында карарын кабул итте. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр шәһәр Балтыйк диңгезендә иң эре һәм заманча җиһазландырылган портларының берсенә әйләнгән.
Алман оккупациясе вакытында Готенһафен (Gotenhafen) исемен йөрткән.
1970 елның декабрендәге тәртипсезлекләр дәвамында гаскәр унлап кешеләрне үтерегән. Икътисад вә мәдәният Балтыйк диңгезе яр буендагы эре порт. Гдыня аркылы читкә күменр чыгарыла; читтән рудалар, нефть продуктлары кайтарыла. Сәнәгат тармакларыннан машиналар төзү, азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Балык тоту базасы. Югары диңгез һәм хәрби-диңгез уку йотлары, диңгездән балык тоту фәнни-тикшеренү институты, океанография, хәрби-диңгез музейлары һәм диңгез аквариумы бар. Кардәш шәһәрләр Ольборг, Дания Барановичи, Беларусь Бруклин, АКШ Опал яры берләшкән ассоциясе, Франция Һайкоу, Кытай Калининград, Россия Карлскруна, Швеция Киль, Алмания Клайпеда, Литва Котка, Финляндия Кристиансанд, Норвегия Лиепая, Латвия Плимут, Бөекбритания Сиәтл, АКШ Искәрмәләр
Төркем:Поморье воеводалыгы шәһәрләре