Рөстәм Туйкин (Рөстәм Булгыр улы Туйкин) – галим, тарих фәннәре кандидаты (1986). Уфа Көнчыгыш икътисад, һуманитар фәннәр, идарә һәм хокук академиясенең юридик институты (ВЭГУ академиясе) профессоры (1999). Хәрби фәннәр һәм педагогика һәм социаль фәннәр академияләре мөхбир-әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1948 елның 17 мартында БАССР Бөре шәһәрендә туган. 1713 елгы ихтилал башлыгы Туйкә батыр нәселеннән. Атасы ягыннан бабасы Фазыл Туйкин – язучы, музыкант. Уфада дәүләт университетын (1971), аспирантураны (1975) тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган (1986).
Хезмәт баскычлары 1975-1987 Уфада дәүләт университетын да гомуми тарих кафедрасында укытучы. 1987-1998 Куйбышев шәһәрендә тимер юл транспорты инженерлары институтында фирка тарихы һәм сәяси икътисад кафедрасы доценты, 1990 кафедра мөдире. 1998 елдан Уфа Көнчыгыш икътисад, һуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтының (хәзер ВЭГУ академиясе) Самардагы филиалы директоры.Абитуриент Самары сайтында Хәзерге көндә ВЭГУ академиясе юридик институты профессоры.
Иҗтимагый эшчәнлеге Институтның Самардагы филиалын оештыру буенча эш. «Белем» җәмгыятенең иң яхшы 5 лекторы исемлегенә керә.
Хезмәтләре Алманиядә фашизмга каршы хәрәкәт проблемалары турында 50 фәнни хезмәт. Югары мәктәп пробемалары буенча фәнни мәкаләләр. Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары проблемалары турында фәнни мәкаләләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хәрби фәннәр академиясенең алтын тамгасы (2005). Хәрби фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы. Педагогика һәм социаль фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.
Шәҗәрәсе Ындырҗа — Тулунгуҗа — Туктагул — Туйкә — Сәет — Мостафа — Габделлатыйф — Әхмәткәрим — Фазыл — Булгыр: аның ике улы Рөстәм һәм Руслан, ике кызы Алсу һәм Гуля.
Сылтамалар ВЭГУ академиясе сайты
Искәрмәләр
Төркем:РФ хәрби фәннәр академиясе мөхбир-әгъзалары Төркем:Ректорлар Төркем:Профессорлар Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары