Асия Миңнуллина (Асия Минвәли кызы Миңнуллина) — сынчы-рәссам, Бакый Урманче (2007), Тукай (2010) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006). РФ һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).
Тәрҗемәи хәле
1952 елның 26 ноябренда Ленинградта туган. Казан сәнгать укуханәсенең сәнгать –педагогика бүлеген (1971), В. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсен (1994 елдан А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе, ) (1984) сынчы, мигъмари-гамәли пластика белгечлеге буенча тәмамлаган. 1971 елда Түбән Камада сәнгать фондында эшли. 2001 елдан Казан сәнгать укуханәсендә укыта. 2008 елдан В. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт нәфис сәнгать институтының Казан филиалы доценты. 1992-2005 елларда ТР рәссамнар берлеге идарәсендә сынчылар бүлеген җитәкли. Озак еллар Казанның шәһәр төзелеше шурасы эшчәнлегендә катнаша.
Иҗаты Төрле жанрларда (портретлар, вак һәм декоратив пластика, монументаль скульптура) һәм төрле техникада, төрле планда бердәй осталык белән эшләүче, үзенә генә хас иҗат алымнары булган сынчы-рәссам. Нечкә лиризм һәм фаҗигане берләштергән образларны, милләт тарихына бәйле шәхесләрне, шулай ук борынгы шәһәр көнкүрешен чагылдыручы күренешләрне югары һөнәри кимәлдә башкара. Татар халык иҗатында һәм шигъриятендә үзенең иҗатына илһам ала.
Республика (1984 елдан башлап), бөтенрусия (Тверь, 1989, Мәскәү, 2001, Переславль-Залесский, 2012), халыкара (Ливан, 2000) күргәзмә, семинар, симпозиумнарда катнаша.
2012 Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать укуханәсенең күргәзмәләр залында Асия Миннуллина һәм аның шәкертләренең юбилей күргәзмәсе узды.
Эшләре саклана ТР дәүләт сынлы сәнгать музее. Брауншвейг (Алмания) шәһәр муниципалитеты тупланмасы. Шәхси тупланмалар.
Хезмәтләре 1998 яугир-интернационалчыларга һәйкәл (Казан, Татмедиа бинасы каршында) 2005 болгар-татар шагыйре Кол Гали һәйкәле (Казан, Меңьеллык паркы) (А. Балашов белән бергә) 2006 Казан су ташучысына һәйкәл (Казан, М. Горький урамы) 2006 В. Качалов һәйкәле (Качалов театры) 2008 Хәйрияче һәйкәле (М. Шәймиев гаиләсе акчасына төзелгән Кошка @Казань сайтында) 2011 Шүрәле һәйкәле (Г.Камал исемендәге театр каршында фонтаннар мәйданында) 2011 VII Казан халыкара мөселман кинофестивале призы статуэткасы (Сөембикә манарасы макеты) 2012 Габдулла Тукай һәйкәле (СТамбовл, Төркия) СТамбовлда Тукайга һәйкәл ачтылар 2017 Һади Такташ һәйкәле (Казан, М. Сәлимҗанов, һ. Такташ урамнары чаты) Такташка мондый һәйкәл кую – шагыйрьне түбәнсетү. Азатлык Радиосы, 12.06.2017. 2018 «Футбол уйнаучы балалар» һәйкәле (Казан, Декабристлар урамы) Казанда "футбол уйнаучы балалар" һәйкәле урнаштырылды. Азатлык радиосы, 14.07.2018Алсу Сафина. В Казани на новом променаде по ул.Декабристов бронзовые фигуры школьников сыграют в футбол. KZN.RU, 14.07.2018
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006). Бакый Урманче премиясе (2007). Тукай премиясе (2010) – В. Качалов һәм Хәйрияче һәйкәлләрен (Казан) иҗат иткән өчен.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Татарстан хөкүмәте порталы Хәйрияче һәйкәленең төзелү тарихы Шүрәле һәйкәленең төзелү тарихы Сынчы белән әңгәмә
Моны да карагыз
Төркем:Рәссамнар Төркем:Татарстан скульпторлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары