Рафаэль Хәмзин (Рафаэль Зөфәр улы Хәмзин) – Россия техник регуляция һәм метрология буенча федераль агентлыгының (Росстандарт) Идел буе терриориаль идарәсенең Башкортстандагы бүлеге (инспекциясе) башлыгы.
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 12 августында Ырынбур өлкәсе Медногорск шәһәрендә туган. Уфада авыл хуҗалыгы институтын, БР президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы 2012 Россия техник регуляция һәм метрология буенча федераль агентлыгының (Росстандарт) Идел буе территориаль идарәсенең Башкортстандагы бүлеге (инспекциясе) башлыгы.
Эш юнәлешләре Үлчәмнәрнең бердәйлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге булдыру. Техник регулировкалау өлкәсендә техник регламентлар таләпләре үтәлешен дәүләт күзәтчелегенә алу һәм назыйрлык итү. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарның тормышын һәм саулыгын саклауга, әйләнә-тирә мохитне, дәүләт һәм муниципаль милекне, физик һәм юридик затларның милекләрен, хайваннарның һәм үсемлекләрнең гомерләрен саклауга хезмәт итүче дәүләт стандартларының катгый таләпләрен үтәүне тәэмин итү. Техник регламентны бозу нәтиҗәсендә китерелгән зыян турында мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү. Салават каласы рәсми сайтында
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 3 класслы БР дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе. 3 класслы РФ дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе.
Сылтамалар Кто есть кто В РБ ? «Чикләрсез татарлар» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар