«Баку́ эшчесе́» — атна саен бастырылып чыга торган иҗтимагый-сәяси газета. Әзербайҗан КП (б) ҮК, Үзәк Башкарма Комитеты һәм Профсоюзлар шурасы органы. 1930 елның 28 апреленнән 1938 елның 11 мартына кадәр Баку шәһәрендә татар телендә нәшир ителә, барлыгы 822 саны чыга. Төрле елларда мөхәррир булып торучылар И. Хәйретдинов, Х. Ризван, Ш. Рәхмәтуллин. Әзербайҗан сәясәтендә эшләүче татарлар өчен чыгарыла. 1930-32 елларда газетаның бер сәхифәсе «Зәрбдар колхозчы» («Алдынгы колхозчы») исемендә үзбәк телендә басыла.

Моны да карагыз Киров нефтьчесе

Искәрмәләр

Сылтамалар tatarile.org

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Азәрбайҗан гәҗитләре Төркем:Бакы