«Үч алучылар: Альтрон дәвере» () — фантастик нәфис фильм. Marvel Comics нәшрияте комикслары нигезендә төшерелгән ᴋᴎнaрежиссөр Җосс Уидонның супербатырлар турындагы фильмы. Marvel кинематографик галәменә кергән унберенче фильм.

Россиядә фильмның премьерасы 2015 елның 23 апрелендә 3D һәм IMAX 3D форматларында булды. Фильмның «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» дигән сиквелы 2018 елда экраннарга чыктыAll Of Your Marvel Phase 3 Questions Answered By Marvel Head Kevin Feige.

«Үч алучылар: Альтрон дәвере» бөтен дөнья буйлап 1,4 миллиард доллардан артык акча җыйды. Шушы вакыйга бу фильмны 2015 елның дүртенче иң кассалы фильмы итеп куйды. 2018 елның 28 июненә «Үч алучылар: Альтрон дәвере» кинематографның бөтен тарихында иң кассалы фильмнар арасында сигезенче урында тора.

Актөрлары Массовка актөрларын санамасаң да, фильмда 120-дән артык актөр катнашкан.

Маркетинг 2014 ел октәбрендә фильмның рәсми трейлеры чыкты«Үч алучылар: Альтрон дәвере» космик-эпикның тизер-трейлеры челтәрдә барлыкка килде.

Кабул итү Тәнкыйть Россия тамашачылары беренче көнне үк фильмга уңай бәяләмәләр бирделәр. Дөнья буйлап ᴋᴎнaᴛияᴛырлардан чыккан вакытта сорау алган чакта, тамашачыларның -ыннан -ка фильм ошаган.

Фильм уңай бәяләмәләр алды. Rotten Tomatoes сайтында 10-нан 6,7 уртача балл белән 309 бәяләмәләр нигезендә фильмның рейтингы -ка җитә.

Касса җыемнары Фильмның касса җыемнары 1,4 млрд Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары долларыннан артып китте. Marvel франшизасы җыемнар буенча Һарри Поттер турындагы фильмнарны узып китте, һәм Җеймс Бонд, Йолдыз сугышлары һәм Балдаклар хөкемдары«Marvel Avenged: From financial ruin to the biggest film franchise in history» фильмнарын бик ерак артта калдырды. Берече күрсәтү көнне үк унбер чит илләрендә фильм 9,5 млн доллар җыйды.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Marvel кинематографик галәме фильмнары Төркем:Үч алучылар турындагы фильмнар Төркем:Һалк турындагы фильмнар Төркем:Тимер кеше турындагы фильмнар Төркем:Капитан Америка турындагы фильмнар Төркем:Тор (Marvel Comics) турындагы фильмнар Төркем:Роботлар турындагы фильмнар Төркем:Фәнни-фантастик сугыш фильмнары Төркем:2015 елның фантастик фильмнары Төркем:2015 елның атыш-чабыш фильмнары Төркем:2015 елның Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары фильмнары Төркем:Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары-ның 3D фильмнары Төркем:2015 елның 3D фильмнары Төркем:Дисней фильмнары Төркем:Сиквеллар