(, , ) — башкаласы шәһәрендәге опера һәм балет театры. 1938 елның 14 декабрендә ачылган. 2023 елның декабрендә «академия театры» исеме бирелгән Башкирский государственный театр оперы и балета. Генераль директор (2023 елның 13 апреленнән) ― Александр Алексеев, БР атказанган артистыЛәйлә Аралбаева. Башҡорт опера һәм балет театрында — яңы генераль директор. Башинформ, 13.04.2023 Сәнгать җитәкчесе (2019 елның 24 сентябреннән) — Әскар Абдразаков, БР халык артисты Башкорт опера театрының сәнгать җитәкчесе итеп Әскәр Абдразаков билгеләнде. Татар-информ, 25.09.2019Ләйлә Аралбаева. Художественным руководителем Башкирского театра оперы и балета стал Аскар Абдразаков. ИА Башинформ, 24.09.2019.
Тарихи белешмә Опера театрының тарихы Мәскәү консерваториясендә башкорт студиясе ачылу белән башланган. Студияне оештыручы һәм аңа җитәкчелек итүчесе Газиз Әлмөхәммәтов була.
Газиз Әлмөхәммәтов үзе җыеп алып барган егет-кызларны укырга урнаштыру белән генә чикләнми, алар турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтүен дәвам итә. Тулай торак тормышын аңлап, иң сәләтлеләрен фатирларга урнаштыра, анда пианино куярга ярдәм итә, бераз акча эшләп, кием-салым алырсыз, дип җәйге каникул вакытларында Башкортстан буйлап үзенең гастроль концертларында катнаштыра.
Студиягә керергә теләгән 50 егет һәм кызның 22се кабул ителә, шуларның 9ы укуларын тәмамлап, 1938 елның җәй уртасында Уфага кайта. Болар — Бану Вәлиева, Хәбир Галимов, Габдрахман Хәбибуллин, Зәйтүнә Илбаева, Мәрьям Габдрахманова, Шаһидә Вәлиәхмәтова, Ольга Калинина-Сыртланова, Вәли Галкин һәм Маһира Мәкъсүтова.
Яңа ачылган театр җитәкчелеге, композиторларга һәм шагыйрьләргә опера язарга заказ биреп, алар әзер булганчы итальян, казах, татар әсәрләрен сәхнәгә куя тора. Шулай итеп театр итальян композиторы Паизеллоның “Тегермәнченең гүзәл кызы” дигән операсы белән ачыла. Башкорт телендә барган бу спектакльдә төп рольдә Бану Вәлиева чыгыш ясый. Халыкчан матур җырлары белән билгеле композитор Мәсәлим Вәлиев яшь шагыйрь һәм драматург Сәгыйть Мифтахов либреттосына язган “Сакмар” исә беренче башкорт операсы була. Уңышлары
2025 ел ― «Ай тотылган төндә» операсы (Мостай Кәримнең шул ук исемдәге трагедиясе буенча Рөстәм Галиев һәм Салават Низаметдинов либреттосы В ночь лунного затмения) берьюлы биш номинациядә «Алтын битлек» премиясенә лаек булган: «Иң яхшы дирижер эше» (Валерий Платонов), «Иң яхшы ир-ат роле» (Василий Ефимов ― Дивана), «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Любовь Буторина ― Тәңкәбикә), «Иң яхшы рәссам-куючы эше. Музыкаль театр» (Екатерина Малинина), «Иң яхшы костюмнар буенча рәссам эше. Музыкаль театр» (Екатерина Малинина)Лейла Аралбаева. Башопера удостоена шести премий «Золотая маска». Башинформ, 26.06.2025 2025 ел ― «Рахманинов. Симфония длиною в жизнь» балеты Рахманинов. Симфония длиною в жизнь «Иң яхшы ир-ат роле. Балет» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә лаек булган (Сергей Бикбулатов Сергей Бикбулатов)Ляйсан Закирова. Глава Башкирии поздравил обладателей «Золотой маски» с успехом. Башинформ, 27.06.2025.
Танылган хезмәткәрләре
...
башлау тәмамлау исем тасвирлама туу датасы үлем датасы Газиз Әлмөхәммәтов җырчы (тенор), композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе 1895-10-29 1938-07-10 Ярослав Вощак 1921-02-19 1989-03-02 20022016 2010 Илһам Вәлиев опера җырчысы, тенор 1975-07-19 Роберт Лютер 1945-03-08 Ольга Бардина 1932-12-23 2001-05-01 Нина Бызина 1930-06-03 2024-04-20 1941 1941 Әлфия Айдарская балет биючесе, ТАССР атказанган артисты 1925-05-25 Гөлнара Вәлиева Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты 1990-11-17 Рифгать Вәлиуллин режиссёр, атказанган сәнгать эшлеклесе (1935-2007) 1935-09-20 2007-01-03 Рәдиф Зарипов җырчы, Башкортстанның атказанган артисты 1983-08-26 Владимир Савельев 1947-04-18 2020-11-05 Олег Килмөхәммәтов 1952-08-26 Илнур Гайфуллин балет артисты 1989-08-02
Искәрмәләр
Чыганаклар БАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы Бану Вәлиеваның тууына 100 ел.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Уфа театрлары Төркем:Русиянең опера һәм балет театрлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары