2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе мәгълүматлары буенча, Россия халкы сөйләшүдә кулланган телләр саны 150 артык.
Бу телләрнең күпчелегендә сөйләшүчеләр саны 10 мең кешедән түбәнрәк, алар арасында күбесенә якын арада юкка чыгу куркынычы яный.
Телләр исемлеге (2002—2010) Түбәндә 2002 һәм 2010 елгы Бөтенроссия җанисәпләре нигезендә төзелгән, аерым параметр буенча тәртипләү мөмкинлекле исемлек. Һәр бер тел өчен, җанисәп вакытында бу телне белүләрен белдергән кешеләр саны, шулай ук ике җанисәп арасындагы еллар эчендә телне белүчеләр арасында абсолют һәм чагыштырмача (%) үсеш/кимү күсәткечләре бирелгән. Әлбәттә, 8 ел дәверендә соралганнарның тел белүләре үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, ниндидер тел онытылып җибәрелергә мөмкин. Яисә, ике җанисәптә дә катнашкан очракта шәхеснең берникадәр дәрәҗәдә тагын бер яки берничә тел белүе өстәлергә мөмкин (мәсәлән, өйдә, балалар бакчасында, мәктәптә, түгәрәкләрдә, колледжларда, югары уку йортларында, курсларда, һ.б. өйрәнеп). Шулай ук яңа телләр эшләнү, барлыкка килү яки пәйда булу ихтималы да бар. Кеше үзенең телне никадәр белү дәрәҗәсен мәктәптәге имтиханнарда яки халыкара имтиханнарда катнашып сынап карарга мөмкин. Кайбер телләр өчен билгеле белү дәрәҗәләре эшләнгән, мәсәлән, инглиз теле өчен: Beginner (башлаучы), Intermediate (уртача), Advanced (алдынгы өйрәнүче) һәм Native Speaker (асаба сөйләшүче), шулай ук япон теле, кытай теле өчен дә шундыйга охшаш тел белү дәрәҗәләре бар. Русия телләренең кайсыберләре язмалы тел булып тора, ә кайсыберләре язмасыз тел булып тора. Шул ук вакытта тел язмасыз булса да, башка телләрдә чагылырга мөмкин, яки, электрон җайланмалар ярдәмендә сөйләшкәндә авазларны тапшыру яки хәтердә саклау өчен кулланылган цифрлы кодификация системалары язма булып та каралырга да мөмкин. Әлбәттә, (бигрәк тә әлегә булмаган очракта) кайвакыт ишарәләр системасын да язма буларак чагылдыру өчен яки тел буларак теркәгәндә дә берникадәр дәрәҗәдә куллану ихтималы бардыр, мөгаен. Шулай ук байраклар белән күрсәтелә торган яки ракетница, һ.б. белән бирелә торган (халыкара яки локаль кулланыла торган) сигналларны кулланылган очракта язма юрамасы буларак исәпләү берникадәр ихтималдыр. Шулай ук Русия телләре арасында пиктографик язмалы телләр булуын, тамгалар, орнаментлар системасы булган телләр булуын истә тотарга кирәктер, мөгаен. Русия телләренең кайсыберләре тел гаиләсе тәшкил иткән телләргә керә, ә кайсыберләре үзе бер тел гаиләсенә тиң изолят телләр булып тора. Дөньяда технология үсеше белән электрон, һ.б. җайланмаларда интерфейс кызганычка каршы һәрвакытта да кулланучылар сөйләшә торган телләргә яраклаштырылмаска да мөмкин, бу шул ук исәптән рус, татар һәм башка кайбер киң таралган Русия телләре өчен дә мәсьәлә булырга мөмкин. Шулай ук программа тәэминатында текст җыйганда әзер шрифтлар тупланмасы таррак булырга мөмкин. Алай ук стандарт булмаган пиктографик, һ.б. язмалар өчен бу күбрәк вакыт сарыф итә торган мәсьәлә булуы ихтимал. Бу кулланучыларны кайвакыт я башка телгә күчәргә, я фонетикасы охшаш булса әңгәмәдә башка шрифтка күчәргә, я кайвакыт рөхсәт ителгән булса, программаның, һ.б. чыганак кодын ачып башка телнең аңлашылмаган сүзләре урынына үз теленең сүзләрен куеп карарга этәрә, әмма ул кайвакыт кайбер сәбәпләр аркасында уңышлы булмаска да мөмкин. Яисә, башка ысуллар (үзең ясап карау, һ.б.) да булырга мөмкин. Әгәр дә гипотетик күп яңа әйберләр, күренешләр барлыкка килүнең шактый артып Россия телләрендә аларда эквивалент табылмаган очрагын карасак, боларны башка тел сүзләре белән алыштырып сүзлек составы шактый үзгәреп, бу грамматикасы шул ук, әмма сүзлек составы шактый үзгә тел булып яңа тел буларак теркәлү ихтималын да уйлап карарга кирәктер, мөгаен. Шулай да, алар башка климат, урын, кеше өчен ясалган әйберләр булып, алай ук кирәкмәгән һәм актуаль булмавы да ихтимал. Шунысын әйтеп китәргә кирәк, Россия телләре арасында Европа Берлегендә булган сызгыру теле теркәлмәгән, шулай да Россия телләре арасында тональ телләр, ысылдаучы авазлар, аңкау авазлары һәм эмфатик авазлар булган телләр бар. Таблицадагы бөтен телләр өчен дә ике телле тәрҗемә чарасы булдырылса, 274+273+272+...+4+3+2 ике яклы тәрҗемә кирәк булачак. Әлбәттә, аны кыскарак итеп сигма хәрефе белән язарга мөмкин һәм ул арифметик прогрессия булып тора. Бу сумма 37949-га тигез. Шулай да машина исәпләү, хәтердә саклау һәм эшкәртү ысуллары һәм әзер тәрҗемә системалары барлык шундый кирәк булган ике һәм күбрәк яклы тәрҗемә чаралары булдыруга тагын да оптимизм өсти. № Исеме Бу телне белүчеләр саны, 2002 Тел белүләрен күрсәткәннәре арасындагы өлеше, % Барлы- гыннан өлеше, % Бу телне белүчеләр саны 2010 Тел белү мәгълүма- тны күрсәт- кәннәр өлеше, % Барлы- гыннан өлеше, % 2002-10 үсеше, % 2002-10 үсеше,