Фәхрениса Сәмитова — татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» труппалары, Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Стәрлетамак татар драма театры артисты. Хезмәт Батыры (1926). Башкортстан АССР атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле

1890 елда туган.

Хезмәт юлы 1907 елның ахырында «Сәйяр» труппасына килә. 1912 елдан «Нур» труппасында. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый.

Соңыннан Стәрлетамак татар драма театрында (1919), 1920-1922 елларда Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры) эшлиГ. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек.

Иҗаты Ф. Сәмитова — төрле характердагы образларны халыкчан итеп башкаручы буларак танылган артист.

Уйнаган рольләре Камилә — «Бәхетсез егет» Г. Камал Шәрифә — «Яшь хатын» Д. Таҗдаров Сәгыйдә — «Галиябану» М. Фәйзи Галимә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал Мәрьям — «Тукай» Ә. Фәйзи һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1926 Хезмәт Батыры БАССР атказанган артисты

Чыганаклар И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

Сылтамалар Камал театры сайты

Искәрмәләр

Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Хезмәт Батырлары Төркем:«Сәйяр» актерлары Төркем:«Ширкәт» актерлары