Дмитрий Фёдор улы Устинов (; , Самар, Самар губернасы, Рәсәй империясе — , Мәскәү, ССРБ) — совет дәүләт һәм хәрби эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле Самарда эшче гаиләсендә туган. 1922 дә үз теләге белән ЭККГгә кергән. 1923 тән укыган, слисер һәм машинист-дизелист булып эшләгән. 1934 тә Ленинград хәрби-механик институтын тәмамлаган. 1934 тән инженер-техник вазифаларын башкара.

1938-1941 тә «Большевик» заводы директоры (Ленинград). 1941 дән ССРБ корал халык кәмисәре (министры), 1953 тән ССРБ саклану сәнәгате минстры. 1957 дән ССРБ МШ рәисе урынбасары, 1963 тән беренче урынбасары, 1963-1965 тә бер үк вакытта ССРБ рәисе. 1965-1976 да СБКФ ҮК сәркәтибе. 1976 дан ССРБ саклану министры. ССРБ Югары Шурасының 2 нче һәм 4-11 нче чакырылышлары депутаты. Советлар Берлеге Маршалы (1976). Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.

Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары