Андрей Александр улы Жданов (Андрей Александрович Жданов, , , Екатеринослав губернасы, Рәсәй империясе — , Новгород өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — ССРБ фирка һәм дәүләт эшлеклесе.
БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ Югары Шурасының 1-2 чакырылышлары депутаты. Генерал-полковник (1944 тән). Тәрҗемәи хәле Халык укуханәләре инспекторы гаиләснедә туган. Рус милләтеннән. Тверь шәһәрендә рель укуханәне тәмамлаган. 1917 нең августыннан РСДЭ(б)Фның Шадрин шәһәр комитеты рәисе. 1918—1920 елларда Кызыл Гаскәрдә сәяси эштә. 1920-1922 елларда фирканең Тверь губерна комитеты җаваплы сәркәтибе урынбасары, Тверь рәисе. 1922 дән Түбән Новгород губерна комитетында бүлек мөдире, 1924 тән БК(б)Фның Түбән Новгород (Горький) губерна (өлкә, край) комитеты беренче сәркәтибе. 1934 тә БК(б)Ф ҮК сәркәтибе, бер үк вакытта 1934—1944 елларда БК(б)Фның Ленинград шәһәр һәм өлкә комитетлары рәисе. Бөек Ватан сугышы вакытында Төньяк-Көнбатыш юнәлеш һәм Ленинград фронты хәрби шуралары рәисе. 1946—1947 елларда ССРБ ЮШ Берлек Шурасы рәисе.
Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән. Хәтер Мариуполь шәһәре 1948—1989 елларда Жданов дип аталган булган; 1939—1989 елларда Жданов исемен Азәрбайҗандагы Бейләгән шәһәре дә йөрткән. Казандагы Нурсолтан Назарбаев урамы элек Жданов урамы дип аталган булган. Тышкы сылтамалар
http://www.hronos.ru
Төркем:Санкт-Петербург башлыклары Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары Төркем:Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнгәннәр