Рәшит Кәлимуллин, Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин, (06.05.1957) — композитор, Россия композиторлар берлеге (2015 елның декабреннән) һәм Татарстан композиторлар берлеге (1989 елдан) рәисе. Россиянең һәм ТР (2003) халык артисты. РФ дәүләт премиясе лауреаты (2001). Тукай премиясе лауреаты (2007). ТССР (1990), РФ (1992) һәм Адыгеяның (2022) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле 1957 елның 6 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1970 елда туган шәһәрендәге музыка мәктәбенә баян һәм кларнет классына укырга керә. 1974 елдан Түбән Кама музыка укуханәсендә укый1975 елдан армиядә хезмәт итәр өчен укуын өзеп тора. «Композитор» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Борис Трубин сыйныфы, 1985), аспирантура (1987) тәмамлаган. Алмания һәм Һолландиядә стажировка үткән.
Хезмәт юлы 1987-1993 Казан консерваториясе композиция һәм инструментлау кафедрасы укытучысы, кафедра мөдире. 1995-2002 С.Ә. Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры. 1989 елдан ТАССР (1991 елдан ТР) композиторлар берлеге идарәсе рәисе. 1995 елдан Россия композиторлар берлеге идарәсе сәркатибе. 2010 елдан Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. 2015 елның декабрендә Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайланаВечерняя Казань, 11.12.2015.
Иҗаты Композитор күп төрле жанрларда иҗат итә: опера, симфония, камера музыкасы, хор музыкасыТукайга багышланган портал. Әсәрләрендә Көнчыгыш һәм Европа музыкасы традицияләрен берләштерергә омтыла. Р. Кәлимуллинның әсәрләрен Лондонның король оркестры () башкараБизнес-онлайн газетасында.
Аерым әсәрләре «Ерактагы кәккүк авазы» (Крик кукушки) рок-операсы (1989) «Болгарлар» симфоник поэмасы (1982, 2 нче ред. 1986) «Тынлык һәм тынычлык» (Тишина и покой) вокал-симфоник поэмасы (1987) Габдулла Тукай истәлегенә кыллы квартет (1986) камера- уен кораллары өчен әсәрләр җырлар
Фестивальләр җитәкчесе 1993 елдан Европа-Азия халыкара заманча (яңа) музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе. 2003 елдан Muz-Transit халыкара заманча музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе. С. Прокофьев исемендәге халыкара конкурс жюрие әгъзасы. Юргенсон исемендәге конкурс жюрие әгъзасы.
Иҗтимагый эшчәнлеге 2006-2010 елларда ТР иҗтимагый пулаты әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ халык артисты 2003 Татарстанның халык артисты 1990 ТССР атказанган сәнгать эшлеклесе 1996 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе 2001 Россиянең Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе . 2007 Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Тукай моңнары», «Казанны сагыну» концерт-поэмасы һәм соңгы еллардагы симфоник әсәрләре өчен. 1987 халыкара конкурс (Дрезден, Алмания) — I премия 1994 халыкара конкурс (Австрия) — I премия 2017 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «музыка сәнгатен үстерүгә керткән аеруча хезмәтләре һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлек өчен» «Республика Татарстан», 06.05.2017 . «Дуслык» ордены ― ''музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өченГөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 10.06.2022 2022 ― Адыгеяның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Кәлимуллинга Адыгеяның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен бирделәр. Татар-информ, 16.11.2022
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14. Тылсымлы моңнар дөньясында. Казан утлары, 1994 ел, № 6. Юсупова Р. Иҗат сукмагы ... Азат хатын, 1988 ел, № 7. Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009.
Сылтамалар
Р.Ф. Кәлимуллин ТР эшлекле үзәге сайтында Р.Ф.Кәлимуллин «Милләттәшләр» сайтында Композитор белән әңгәмә (2014)
Моны да карагыз
Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Татарстан композиторлары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр