Пьер-Огюстен Карон де Бомарше (; 24 гыйнвар 1732, Париж — 18 май 1799) — мәшһүр француз драматургы. Беренче пьесаларында («Евгения» (1767), «Ике дус» (1770)) иҗтимагый тигезсезлек тасвирланыла. «Хатирәләр» памфлетында (1773—74) Бомаршеның демократик карашлары үз гәүдәләнешен тапкан. «Севилья чәчтарашы» (1775), «Фигароның өйләнүе» (1784) пьесалары Бомаршега дөньякүләм мәшһүрлек китергән. «Фигароның өйләнүе»ндә язучы гади халык вәкиле — Фигароның эрудициясен олылап, асылзадә Альмавиваның наданлыгыннан көлә. Бомарше кәмитләре дөнья театр сәхнәләрендә үзенә лаек урын алган.

Төркем:Франция драматурглары Төркем:Франция мемуаристлары