Николай Шверник (, , Санкт-Петербург — , Мәскәү) — Совет сәясәт эшлеклесе.

БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ Югары Шурасы депутаты (1-6 чакырылышлары). Социалистик Хезмәт каһарманы (1958).

Тәрҗемәи хәле Санкт-Петербургда күпбалалы эшчеләр гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Чиркәү-мәхәллә мәктәбен, аннары һөнәрчелек училещесын тәмамлаган. 14 яшьтә электромеханика заводында ярдәмчесе булып эшли башлый. 1905 елда РСДРП фиркасенә кушыла. Санкт-Петербургда, Николаевта, Тулада, Самарда алып бара. Өч мәртәбә сөрген ителә. Февраль инкыйлабын Сарытауда каршы ала. Сәяси карьера 1917 дән Самарда завод комитеты рәисе, Самар шурасы президиумы әгъзасы. 1918-1921 дә Кызыл Гаскәрдә хәрби-сәяси эштә. 1921-1923 тә профсоюз эшендә, 1924 тән Президиумы әгъзасы һәм РСФСР эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре. 1925-1926 да БК(б)Ф ҮКның Ленинград һәм Төньяк-Көнбатыш бюросы сәркәтибе. 1926-1927 дә БК(б)Ф ҮК сәркәтибе. 1927 дән фирканең Урал өлкә комитеты рәисе. 1929 да металлистлар профсоюзы ҮКның рәисе. 1929 дан сәркәтибе, 1930-1944 тә һәм 1953-1956 да ҺББҮШ рәисе, бер үк вакытта 1938-1946 да ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе. 1944-1946 да РСФСР ЮШ Президиумы рәисе. 1946-1953 тә ССРБ ЮШ Президиумы рәисе. 1956-1966 да СБКФ ҮК каршындагы фирка контроле комиссиясе рәисе, сәяси золым корбаннарын аклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. 1966 дан пинсәдә.

Искәрмәләр

Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары Төркем:Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнгәннәр