Әсхәт Җиһаншин, Әсхәт Рәхимҗан улы Җиһаншин, , 1938 елның 13 июне, Самара өлкәсе, Шонталы районы, Шонталы — 2017 елның 20 июне, Санкт-Петербург, Ломоносов) — хәрби төзүче, кече сержант, каһарманлык күрсәткән үзйөрешле «Т-36» баржасы экипажы әгъзасы. «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры (1960). Сан-Франциско шәһәренең (АКШ) шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 13 июнендә Самара өлкәсе Шонталы районы үзәге Шонталы авылында туган. Әти-әнисе Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыныкы«Үтәмешем» сайтында. Ломоносов шәһәрендә хәрби-диңгез укуханәсен тәмамлаган (1966).

Батырлык 1960 елның 17 гыйнварында дүрт совет солдаты (Әсхәт Җиһаншин, Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский, Иван Федотов) утырган «Т-36» баржасын көчле җил Тын океанга алып киткән. Икенче көнне баржада ягулык беткән, рация эштән чыккан. 30 көннән ашарга бер валчык әйбер дә калмаган. Егетләр күн итекләрен һәм гармун күреген өзгәләп ашаганнар, ә эчәр су бер кешегә тәүлегенә 3 йотым гына тәшкил иткән.АКШ корабы коткарганда 1 чәйнек төче су, ярты күнитекләре калган була. Бу ачык диңгездә тагын 1 тәүлек исән калырга җитәр иде, диләр диңгезчеләр үзләре. Аларны 51 көннән соң американ авианосецы «Kearsarge» («Кирсардж») экипажы коткарган.

Кызыклы факт Ә. Җиһаншин иптәшләре белән диңгездә үлем белән көрәшкәндә, гаиләләренә «алар үлделәр» дип хәбәр иткән булганнар. Нәкъ шул вакытта әтисе Рәхимҗан абыйның Шонталыдагы өендә КГБ тентү үткәрә. Диңгездә булу көне 49 дип ялгыш әйтелә, чөнки Никита Хрущев үзенең телмәрендә «Каһарманнар диңгездә 49 көн булды» дип әйтә (чынбарлыкта 51 көн). Ил башлыгының ялгышын төзәтергә берәү дә җөрьәт итмәгән. Владимир Высоцкий диңгезчеләрнең батырлыгына «Суров же ты климат охотский…» җырын багышлый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1960 «Кызыл йолдыз» ордены. Сан-Франциско шәһәренең (АКШ) шәрәфле ватандашы. Шонталы урамына исеме бирелгән. Сызран, Артём шәһәрләрендә урамга исеме бирелгән. karelia-life.net сайтында

Сылтамалар Ә.Р. Җиһаншин «Үтәмешем» сайтында Әсхәт Җиһаншин — 1960 еллар легендасы Тын океанда 49 көн Моны да карагыз Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы Искәрмәләр

Төркем:Диңгезчеләр Төркем:Самар татарлары