Казан сынлы сәнгать училищесы, Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы (техникум), КССУ, , — 1895 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт белем бирү оешмасы. Казан шәһәрендә ике уку бинасы (Мөштәри урамы, 16; Карл Маркс урамы, 70) һәм Яшел Үзәндә филиалы (Яшел Үзән, Засорин урамы, 4а) бар. Уку йорты директоры — Гыйльметдинова Ольга Александровна.
Тарих
1895 елның 9 сентябрендә, Казан шәһәре сынлы сәнгать мәктәбе буларак, Казан шәһәр думасы һәм Казан губернаторы үтенече буенча, Россия империясенең сынлы сәнгать император академиясе президенты бөек кенәз Владимир Александрович рөхсәте белән ачыла. Мәктәпне ачуда Петербургта сынлы сәнгать академиясен тәмамлаган Н.Н. Белькович, Х.Н. Скорняков, Г.А. Медведев, Ю.И. Тиссен, А.И. Денисов (соңыннан мәктәпнең беренче рәсем укытучылары) башлап йөри. Казан сынлы сәнгать мәктәбе Россия сынлы сәнгать академиясенә караган беренче урта һөнәри белем бирү йорты була. Казан сынлы сәнгать мәктәбе 1905 елга хәтле Зур Лядский урамында урнашкан Казанның III кызлар гимназиясе (София Вагнерның шәхси гимназиясе) бинасында шөгыльләнә. 1901 елның маенда элекке Грузинский урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) мәктәп өчен махсус бина корыла башлый. Төзелеш белән укуханә мөдире, сәнгать укытучысы Карл Мюфке (1868—1933) үзе җитәкчелек итә. Ул бина проектын һәм төзелеш сметасын Санкт-Петербургда сәнгать академиясендә раслатуга ирешә. Барлык төзелеш эшләре 1903 елның ноябрендә төгәлләнә. Ләкин декабрьдә янгын чыгып, бинаның түбәсе янып бетә. Янгыннан соң яңадан корганда, бинаның өске өлешенең кыяфәтенә зур үзгәрешләр кертеләЮлия Глазырина. Карл Мюфке - архитектор и педагог. «Казанские истории», 2010 ел, 20 сентябрь. Бинада сәнгать училищесы өчен мөһим булган иртәнге һәм кичке рәсем төшерү сыйныфлары, тантаналар һәм күргәзмәләр заллары, өченче катта остаханәләр өчен авыш түбәле пыяла бүлмәләр була. 1917 елдан Казан дәүләт азат (ирекле) сынлы сәнгать остаханәләре. 1918 елда Казан дәүләт югары сынлы сәнгать-техник остаханәләре итеп үзгәртелә. 1920 елда Казан сынлы сәнгать-техник институты (). 1923 елда Казан сынлы сәнгать техникумыРСФСР ХКШ карары, 1923 ел 10 июль. 1924 елда Казан архитектура-сынлы сәнгать остаханәләре (техникум) (АРХУМАС). 1926 елда Казан сынлы сәнгать-педагогия техникумыАТССР мәгариф халык комиссариаты коллегиясе карары 1926 ел, 9 август. 1927 елда Казан театр техникумы белән берләштерелә, Казан берләштерелгән сынлы сәнгать–театр техникумы исеме ала. 1930 елда Көнчыгыш музыка техникумы белән берләштерелеп, Татар сәнгатьләр техникумы дип атала, аның сынлы сәнгать бүлеген тәшкил итәТАССР мәгариф халык комиссариаты коллегиясе карары 1929 ел, 18 ноябрь. 1935 елда Татар сәнгатьләр техникумыннан аерылып чыга, Татар сынлы сәнгать техникумы, соңрак Казан сынлы сәнгать училищесы итеп оештырыла. 2006 елда Казан сынлы сәнгать училищесынә Н.И. Фешин исеме биреләПостановление Кабинета Министров Респуб¬лики Татарстан от 16 ноября2006 г. № 551. 2008 елда Казан сынлы сәнгать училищесы бинасында һәм аның матди базасына таянып, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сынлы сәнгать институтының () Казан филиалы да эшли башлый. 2008 елда Татарстан мәдәният министрлыгы карары белән Яшел Үзән шәһәрендә Казан сынлы сәнгать училищесы филиалы (Засорин урамы, 4а) ачыла. Бөек Ватан сугышы елларында да Казан сынлы сәнгать училищесы эшчәнлеген туктатмый.
Белгечлекләр
Сынлы сәнгать Дизайн Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге Скульптура
Укытучылар
Карл Мюфке Николай Фешин Павел Беньков Павел Радимов Надежда Сапожникова
Вера Вильковиская Константин Чеботарёв Бакый Урманче Татьяна Зуева Евгений Зуев
Харис Якупов Виктор Куделькин Айрат Хәмидуллин Асия Миңнуллина Әлфия Җәмилова
туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1868-01-30 Karl Müfke gymnase masculin de VoronejЮгары сынлы сәнгать академиясе архитектор Karl Mufke 1933-02-13 1868 Григорий Медведев Император сынлы сәнгать академиясе рәссам Grigory Antonovich Medvedev 1944-02-04 1869 Александр Кокорев Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсеЮгары сынлы сәнгать академиясе рәссам Aleksandr Mikhaylovich Kokorev 1944 1887-09-111887-09-09 Павел Радимов Казан император университеты рәссамшагыйрь Pavel Radimov 1967-02-12 1891-01-01 Петр Сперанский Казан сынлы сәнгать укуханәсеКазан дәүләт архитектура-төзелеш университеты рәссамтеатр рәссам-бизәүчесесынчыархитектор Pyotr Speranskiy 1964-12-13 1903-03-16 Садри Ахун И. Д. Шадр исемендәге Екатеринбург сынлы сәнгать укуханәсеИ. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты сынчысәнгать мөгаллиме Sadri Akhun 1990-06-21 1915-12-28 Семён Ротницкий И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты рәссам 2004-05-13 1919-12-23 Харис Якупов Казан сынлы сәнгать укуханәсе рәссампедагог Haris Yakupov 2010-02-17 1923-12-23 Евгени Зуев Эстония сынлы сәнгать академиясе рәссам Evgeniy Zuev 1989-10-31 1924-02-25 Әнәс Тумашев Казан сынлы сәнгать укуханәсеИ. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты рәссамсәхнә бизәүче Anas Tumashev 2010-10-12 1924-03-03 Мәснәви Хәертдинов Харьков сынлы сәнгать институты (1921-1963)Иваново сынлы сәнгать укуханәсе рәссам Masnavi Haertdinov 1983-06-26 1929-10-05 Искәндәр Рәфыйков Казан сынлы сәнгать укуханәсеЛатвия ССР дәүләт сәнгать академиясе 2018-10-01 1936-02-03 Тавил Хаҗиәхмәтев Казан сынлы сәнгать укуханәсеИ. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты рәссам-график Tavil Haziahmetov 2007-05-25 1955-04-20 Мәхмүт Ваһапов Казан сынлы сәнгать укуханәсеВасилий Иванович Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты рәссам Makhmut Vagapov 1982-06-01 Мухамедьянова, Зульфия Хакимяновна Казан сынлы сәнгать укуханәсеВасилий Иванович Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты сынчы Zulfiya Mukhamedyanova
Уку йортын тәмамлаучылар
Казан сынлы сәнгать мәктәбе сынлы сәнгать, гравюра, архитектура, скульптура бүлекләрендә урта һөнәри уку йортлары өчен рәссам-мөгаллимнәр һәм милли мәктәпләр өчен рәсем укытучылары әзерләгән. Сәләтле шәкертләр Россия сынлы сәнгать академиясенә караган Санкт-Петербург югары сынлы сәнгать училищесынә укырга керә алганЧуаш белешмәлеге.
Инкыйлабка кадәр
Николай Фешин Павел Беньков Давид Бурлюк Леонид Овсянников Пётр Дульский Надежда Сапожникова Вера Вильковиская Эрнест Шталберг Николай Пинегин Пётр Котов
Вадим Мизеров Азарий Трапицын Василий Сыромятников Карлис Зале Фёдор Модоров Варвара Степанова Александр Родченко Михаил Лобанов Александр Григорьев
Инкыйлабтан соң
Иоаким Максимов-Кошкинский Магдалина Мавровская Мәхмүт Госманов Лотфулла Фәттахов Әмир Мәҗитов Михаил Нефёдов Игорь Вулох Илдар Ханов Александр Новосёлов
Константин Васильев Абрек Абзгилдин Игорь Башмаков Николай Абрамов Владимир Кудряшёв Дмитрий Мощевитин Айрат Хәмидуллин Фәрит Вәлиуллин Усман Абдуллов
Автоматик исемлек