Флёра Сафиуллина, Флёра Садрый кызы Сафиуллина, (1938―2011) — галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы (2000), Казан дәүләт университеты (хәзер КФУ) профессоры (1997), гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы мөдире. Татарстанның атказанган укытучысы (1993). Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2001). Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004).

Тәрҗемәи хәле 1938 елның 24 маенда ТАССР Ворошилов районы (1959 елдан Сарман, Чаллы, Тукай районнарына кергән) Теләнче-Тамак авылында туган. Әтисе — фирка эшлеклесе, әнисе — укытучы булып эшли. Әтисе партия эшлеклесе булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бер районнан икенче районга күчеп йөрергә туры килә. Туган авылында 8 еллык мәктәпне, Чүриле районы (1956 елдан Арча районы) Яңа Чүриле урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген бик яхшыга тәмамлаган (1960). М.З. Зәкиевның фәнни җитәкчелегендә «Хәзерге татар телендә сүз тәртибе» темасына кандидатлык (1966), «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы Казан дәүләт университетында: 1960-1961 лаборант. 1961-1962 ассистент. 1965-1992 татар теле кафедрасы ассистенты, доценты. 1992-2011 чит телле даирәдә татар теле кафедрасы мөдиреӘдипләр сайтында. 1993, 1995 елларда Берлинның азат университетында (Алмания) алман студентларын татар теленә өйрәтә. 1996 елда Финляндия татарларының ислам җәмгыяте чакыруы буенча хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча лекцияләр укый.

Фәнни эшчәнлеге Флёра Садрый кызы бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул. 40 еллык фәнни эшчәнлек вакытында татар теле белеменә караган өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы Интертат.ру сайтында, 100 дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек язган. 1992 елдан башлап, чит телле даирәдә татар теле кафедрасында 10 фән кандидаты әзерли. Төрки телләр, диалектология һәм компьютер лингвистикасы мәсьәләләренә багышланган халыкара конференцияләрдә катнаша һәм чыгыш ясый: Сәмәрканд (1966), Ереван (1973), Алматы (1976), Ташкәнт (1980), Уфа (1982), Ашхабад (1985), Казан (1972, 1980, 1985, 1989, 1995, 1996). Чит илләрдән (АКШ, Алмания, Бөекбритания, Швейцария, Япония, Кытай, Монголия һ. б.) килгән студентларга (барысы 30 кеше) татар телен укыта.

Фәнни кыйбласы Татар теле синтаксисы Татар теле лексикологиясе Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы Лексикография Чит телле даирәдә татар теленә өйрәтү методикасы Мәктәпләр һәм вузлар өчен хәзерге татар теле дәреслекләрен төзү

Хезмәтләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1993 ― Татарстанның атказанган укытучысы 2000 ― «2000 нче ел хатын-кызы» 2001 ― Каюм Насыйри премиясе — дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре төзегән өчен. 2004 ― Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе

Хәтер 2015 елдан башлап, Нурмый Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта мәктәбендә «Флёра Сафиуллина укулары» () регион фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Казан университетында – ярты гасыр. Казан: Ихлас, 2013 (истәлекләр җыентыгы).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төрек-татар дөньясы сайты Тукай районының күренекле шәхесләре Ф.С. Сафиуллина Белем.ру сайтында Сафиуллина Флера Садриевна

Моны да карагыз

Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Татар теле галимнәре Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Каюм Насыйри премиясе лауреатлары