Садыйк Хан, Садыйк Аманулла улы Хан, (, — Бөекбритания сәясәтчесе, Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе әгъзасы, Лондон мэры (2016). С. Хан – Бөекбританиянең министрлар кабинеты эшчәнлегендә катнашучы беренче мөселман һәм нәсел тамырлары Азиядән (Пакьстан) булган шәхес.

Тәрҗемәи хәле 1970 елның 8 октябрендә Лондонда 8 балалы эшче гаиләсендә (әтисе Аманулла Хан — автобус йөртүчесе, әнисе Сехрүн — тегүче) туган. Гаилә 1970 елда Пакистаннан Лондонга күченгән. 15 яшендә Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасенә керә. Төньяк Лондон университетында һәм Гилфордның юридик көллиятендә хокук өйрәнә. 1994-2004 елларда Л. Крисчен һәм М. Фишерның кеше хокукларын яклау буенча юридик фирмасында (2002 елдан Крисчен-Хан фирмасы) стажёр, кече партнёр, фирма җитәкчесе. 1994-2006 елларда Лондонның Уондсуэрт боросы шурасына сайлана. 2005 елда Уондсуэрт боросы Тутинг Бөекбританиянең Җәмгыять пулатына () сайлана. Бөекбританиянең Гордон Браун хөкүмәтендә 2008-2009 елларда җирле үзидарә министры, 2009-2010 елларда кече транспорт министры. С. Хан – Бөекбританиянең министрлар кабинеты эшчәнлегендә катнашучы беренче мөселман һәм нәсел тамырлары Азиядән булган шәхес. 2010 елда Эд Милибэндның Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе рәисе булып сайлануына ярдәм итә. Лейбористлар 2010 елгы парламент сайлауларында җиңелгәннән соң, күләгәдәге кабинетта транспорт, хокук министры һәм казначылык канцлеры.

Мэр булып сайлану 2015 елның сентябрендә Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасеннән Лондон мэрын сайлауларда рәсми кандидат.

Сайлау вакытындагы : «Мин — лондонлы. Мин — аурупалы. Мин — британияле. Мин — инглиз. Мин — мөселман. Мин — азияле. Мин — пакьстанлы».

2016 елның 6 маенда узган Лондон мэрын сайлауларда Консерваторлар фиркасеннән булган кандидатны 44 %ка 35% тавыш җыеп җиңә.

2024 елның 2 маенда узган сайлауларда 53 яшьлек сәясәтче лондонлы сайлаучыларның 43,7% (1 088 225), идарә итүче консерватив партия вәкиле Сьюзен Холл 32,6% (811 518) тавышларын җыйган. Шулай итеп, лейборист Садыйк Аман Хан өченче тапкыр Лондон мэры итеп сайланган Лейборист Садик Хан в рекордный третий раз стал мэром Лондона. ТАСС, 4.05.2024.

Гаиләсе Хатыны Сәгъдия Әхмәт (), хокук белгече. Кызлары Әнисә (1999), Аммара (2001). Искәрмәләр

Сылтамалар

С. Ханның рәсми сайты Садыйк Хан – яңа Ауропаның мөмкинлекләре Мэром Лондона официально стал мусульманин Садик Хан

Моны да карагыз

Төркем:Мэрлар Төркем:Бөекбритания лейбористлары Төркем:Шәхесләр:Бөекбритания Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре