Фәрит Сәйфелмөлеков, Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков, (1930, СССР, Ташкәнт — 2016, РФ, Мәскәү) — язучы, журналист, Якын Көнчыгышны һәм гарәп илләрен өйрәнүче белгеч, ССРБ Үзәк телевидениесе алып баручысы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).
Тәрҗемәи хәле 1930 елның 19 ноябрендә Ташкәнт шәһәрендә туган. Әтисе — Берлин университетын тәмамлаган филолог Мостафа Камалетдин улыӘтисе 1938 елда репрессиягә эләгеп, һәлак ителгән, әнисе атаклы Яушевлар нәселеннән чыккан Разия Гали кызы.
Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган. Гарәп һәм француз телләрен камил белә. «Международная жизнь» (Халыкара хәл), «Современный Восток» (Замана Көнчыгышы) журналларында, көнчыгыш әдәбияты нәшриятында эшли.
1953 елдан журналистлык эшендә. «Марокко халкы тезләнмәс» дигән беренче мәкаләсен 1953 елның 23 октябренда «Вечерняя Москва» газетасында Ф. Мулюков исеме астында бастыра«Корольләр кылычы» ярты гасыр узгач . 1959 елдан ССРБ Үзәк телевидениесендә эшли. 1971—1990 елларда ССРБ Үзәк телевидениесе һәм радиосында халыкара хәлгә багышланган тапшыруның алып баручысы. «Маяк» радиотапшыруын уйлап табучыларның берсе. 1960 еллар ахырында — 1970 еллар башында ССРБ телевидениесе һәм радиосының Ливандагы корпункты җитәкчесе. 1990-1992 елларда ССРБ (РФ) телевидениесе һәм радиосының Швейцариядәге корпункты җитәкчесе. 1992-1993 елларда «Останкино» телеширкәтенең Евразия телестудиясе директоры. 1993-1995 елларда «Останкино» телеширкәтенең халыкара тапшырулар иҗади берләшмәсе директоры. Мисыр президенты Гамәл Габдел Насыйр, Палестина мохтарияте җитәкчесе Ясир Арафат, Әфганстан җитәкчеләре Нур Мөхәммәт Тараки, Мөхәммәт Нәҗибулла, Иранның рухи җитәкчесе аятулла Хөмәйни, Куба лидеры Фидел Кастро һ.б. белән очрашып, әңгәмә кора.
«Гыйрак җөмһүриятенең тууы» (1958), «Гыйрак кичә һәм бүген», «Португалиянең Африкадагы колонияләре», «Ут сызыгыннан репортажлар» китапларын язган, документаль фильмнар төшергән, мәкаләләр бастырган.
2016 елның 4 июнендә Мәскәүдә вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1976 ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1982 ― Кызыл Йолдыз ордены 1978 ― Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясе 1981 ― ССРБ дәүләт премиясе 1995 ― РФ атказанган сәнгать эшлеклесе 2010 ― Хөрмәт ордены (РФ)Указ Президента РФ от 04.11.2010
Гаиләсе Хатыны Людмила Петровна, радиомөһәндис Кызлары Мәрьям, икътисадчы; Наталья, журналист Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар Фәрит Сәйфелмөлеков вафат булды Фәрит Сәйфелмөлеков белән әңгәмә. «Киров яңалыклары» сайты
Төркем:Мәскәү көнчыгыш телләре институтын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Журналистлар Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Данилов мөселман зиратында җирләнгәннәр