Марат Бариев, Марат Мансур улы Бариев (1961 елның 9 июле, Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — Россия сәяси эшлеклесе. VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2024 елдан)Бариев Марат Мансурович. Депутаты, VI—VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (2011―2016; 2016—2024), РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе (2010—2014), Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры (2005—2010), «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Сәясәт фәннәре кандидаты. Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре (2006).

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 9 июлендә Казанда туган. Әтисе чыгышы белән Кукмара районыннан, әнисе Балтач районы Чутай авылыннан.

Казанның Северный бистәсендә урта мәктәпне, «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1984), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2010) тәмамлый. Сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

Хезмәт юлы 1984—1986 елларда — С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә инженер-конструктор, 1986 елда ВЛКСМ комитеты сәркатибе урынбасары. 1986—1991 елларда — ВЛКСМның Казанның Ленин районы комитетында: икенче (1986—1989), беренче (1989—1991) сәркатип. ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты сәркатибе (1990—1991). 1991—1994 елларда — Казан шәһәре Ленин районы яшьләр фонды идарәсе рәисе. 1994—2005 елларда — ТР балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе. 2005—2010 елларда — Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры. 2010—2011 елларда — башкарма директоры. 2010—2014 елларда — РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе. 2011—2016 елларда — VI чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, 2012 елның 13 гыйнварыннан РФ ДД физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары. 2016 елдан — VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Хезмәтләре «Алтын каләм», «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре, «Сәләт» хәрәкәтен оештыруда, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында» ТР программасын кабул итүдә, Универсиада-2013не Казанда үткәрүдә керткән өлеше зур.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1990—1995 елларда — Казанның Ленин районы халык депутататлары район шурасы депутаты. Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе вице-президенты. Татарстан Республикасы Олимпия Советы рәисе «Спортлы Россия» ВДО Советы әгъзасы Россия студентлар спорты берлеге вице-президенты.

Гаиләсе Хатыны Резеда, Казан дәүләт финанс-иктисад институтын тәмамлаган. кызлары Лилия, Казанның 2нче татар гимназиясендә, Лобачевский исемендәге лицейда укыган, КДУның юридик факультетын тәмамлаган, FISU штаб-фатиры (Лозанна, Швейцария) хезмәткәре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1997 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының медале 2006 — Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре 2009 — Дуслык ордены (РФ) 2014 — Хөрмәт ордены (РФ) 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өченПризнание заслуг. Республика Татарстан, 16.08.2025, № 91. ― Стр.2. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар М. М. Бариев ТР эшлекле үзәге сайтында М. М. Бариев РФ Дәүләт Думасы сайтында

Әдәбият Э. Закирова. Мин тауның башында булырга тиеш. «Сөембикә», 2016 ел, № 6.

Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәрләре Төркем:Сәясәтчеләр Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр