Яр Чаллы сәнгать көллияте (, ) — 1979 елдан Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы уку йорты, дәүләт мохтариятлы урта һөнәри белем бирүче уку йорты (көллият).

Үзенчәлекләре Татарстанда сәнгать өлкәсендә күппрофильле белгечләр әзерләүче бердәнбер урта һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты Көллиятнең рәсми сайтында. Белем рус һәм татар телләрендә бирелә. Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре өчен һөнәри әзерлекле укытучылар, балет һәм халык биюләре ансамбльләре өчен артистлар, хореографлар, мәдәният һәм сәнгать оешмалары өчен хезмәткәрләр, һөнәри рәссамнар һәм дизайнерлар, музыкантлар әзерли.

Устав буенча исеме — Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү автономияле дәүләт мәдәният учреждениясе «Яр Чаллы сәнгать көллияте» (, ) Көллиятнең уставы буенча.

Тарих 1979 елның 12 июнендә РСФСР мәдәният министрлыгы боерыгы, ТАССР министрлар шурасы карары белән Яр Чаллы сәнгать училищесы () буларак оештырылган. Башта 3 бүлек ачылган: уен коралларында уйнау осталыгы (фортепиано, кыллы, тынлы һәм бәрмә уен кораллары), хореография осталыгы, сәнгатьчә бизәү. Соңрак тагын 3 бүлек өстәлә: вокал сәнгате, халык оркестры уен кораллары, музыка теориясе. Сәнгатьчә бизәү бүлеге исеме «Дизайн бүлеге» итеп үзгәртелә. 2007 елның 24 августыннан Яр Чаллы сәнгать көллияте. 2008 елның гыйнварыннан уку йорты.

Белгечлекләр Уен коралларында башкару (фортепино, кыллы оркестр уен кораллары, тынлы һәм бәрмә уен кораллары, халык оркестры уен кораллары) Музыка теориясе Бию сәнгате (төрләр буенча) Дизайн (тармаклар буенча) Җыр сәнгате «Уен кораллында башкару» бүлеген тәмамлаучыларның һәр икенчесе Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород консерваторияләрендә, Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә укуын дәвам иттерә. «Дизайн» бүлеген тәмамлаучылар Мәскәүнең ВГИК, Строганов исемендәге сәнгать-сәнәгать университетына, Санкт-Петербургның барон Штиглиц (элекке Мухина) исемендәге сәнгать академиясенә, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ижау архитектура-төзелеш академияләренә укырга керә.

Бина Яр Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан бина 1979 елда кирпечтән 2 катлы итеп төзелгән. Көллиятнең тулай торагы юк.

Шәхесләр Директорлар 1979 З.В. Мостафин, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе 1981 Г.З. Фәйзуллин 1988 А.С. Егоров, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре 2001 елдан — Рамил Б. Бәдретдинов, фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. 2019 елдан — Татьяна Владимир кызы Спирчина

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

Уку йортында 35 ел дәвамында 1 750 белгеч әзерләнгән. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Яр Чаллының «Визит» джаз-оркестры (җитәкчесе Владимир Завьялов), «Провинция» камера оркестры (җитәкчесе Игорь Лерман) артистларының күпчелеге әлеге уку йортын тәмамлаганKazanweek.ru, 05.11.2014. Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең 65 % ы, шәһәр иҗади коллективлары составының 37% ы — көллиятне тәмамлаучылар. «Березка» академия хореография ансамблендә, И. Моисеев исемендәге дәүләт академия бию ансамблендә, «Гжель» дәүләт бию ансамлендә, М.Е. Пятницкий исемендәге рус халык хорының бию төркемендә, дәүләт академик Казак хорында, Төньяк флотның һәм Балтика флотының хәрби-диңгез ансамбльләрендә, Мәскәү хәрби округы ансамблендә, РФ ЭЭМ җыр һәм бию ансамблендә, Башкортстан һәм Коми дәүләт бию ансамбльләрендә, Чуаш дәүләт опера һәм балет театрында һ.б. көллиятнең «Бию сәнгате» бүлеген тәмамлаучылар хезмәт куя. Көллиятне тәмамлаган РФ рәссамнар берлеге әгъзалары: Ирек Мусин Илдус Мортазин Рамил Габбасов Булат Гильванов

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Ирек Мусин 1966-10-20 Кызылъяр рәссам 1991 1995 Булат Ибраһимов 1975-12-12 Актаныш рәссам Әлмәт татар дәүләт драма театрыСабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрыКазан яшь тамашачы театрыГалиәсгар Камал исемендәге Татар театры

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Көллиятнең рәсми сайты Көллият «Милләттәшләр» сайтында «Россия мәгарифе» федераль порталы Көллиятнең «ТР электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1979 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Сәнгать уку йортлары Төркем:Яр Чаллы урта һөнәри уку йортлары