Марат Дәүкәев, Марат Фуат улы Дәүкәев, (1952 елның 12 сентябре, Уфа) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983). М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты (1977). Пермь һәм Уфа опера һәм балет театрларында, Петербургның Мария театрында хезмәт иткән. 1997 елдан АКШта яши. Морза нәселеннән Р.Н. Даукаев. Древний княжеский род Даукаевых. Страницы истории. Уфа: ИП Фаршатова, 2011..

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 12 сентябрендә Уфада туган. Ата-аналары чыгышлары белән Кушнаренко районы Казарма авылыннан. 1964-1969 елларда А.Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография укуханәсендә укый, ләкин ата-анасы авырып китү сәбәпле, укуын өзәргә мәҗбүр була. 1969-1970 елларда Уфада опера һәм балет театрында хезмәт итә. Пермь хореография укуханәсен (Ю.И. Плахт сыйныфы) тәмамлаган (1973).

Хезмәт юлы 1973-1974 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет солисты. 1974-1977 елларда Пермь опера һәм балет театры солисты. 1977-1997 елларда Ленинградның С.М. Киров исемендәге опера һәм балет театры (1992 елдан Петербургның Мария театры) әйдәүче солисты. 1997 елдан Лос-Анджелеста (АКШ) яши, шәхси балет студиясен җитәкли.

Иҗаты Виртуоз техникага ия булган, лирик-драматик амплуа биючесе. Эчке темпераментны тышкы нәзакәтьлелек белән оста бәйли белә. Надежда Павлова, Алтынай Асылморатова, Любовь Кунакова, Маргарита Куллик һ.б. белән бии.

Төп партияләре Яшүсмер егет — «Шопениана» дебют, 1973 Альберт — «Жизель» А. Адан Дезире — «Йокыга талган гүзәл» () П.И. Чайковский Зигфрид — «Аккош күле» () П.И. Чайковский Шаһзадә — «Щелкунчик» П.И. Чайковский Базиль — «Дон Кихот» Л. Минкус Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» () М.И. Чулаки Ромео — «Ромео һәм Джульетта» С.С. Прокофьев Хозе — «Кармен-сюита» Альберт Алонсо-Роман Щедрин Евгений — «Бакыр җайдак» () С. Глиэр Клод Фролло — «Париж изге ана соборы» () Морис Жарр Осман — «Асият» Олег Виноградов-Рәсүл Гамзатов Гармодий — «Спартак» А.И. Хачатурян Пушкин — «Пушкин» Андрей Петров

Фильмография

2005 — «So You Think You Can Dance» () (сериал, реалити-шоу) (АКШ) 1985 — «Золушка» (Лентелефильм, режиссерлар В. Окунцов, К. Сергеев) — Принц (баш роль) 1983 — «Карамболина–карамболита» (Лентелефильм, режиссер А.А. Белинский) 1983 — «Анна Павлова» (ССРБ, Франция, Бөекбритания, АДР, Куба, режиссер Эмиль Лотяну) 1982 — «Анюта» (Ленфильм, режиссерлар А. Белинский, В. Васильев) – Студент 1975 — «Балетка кереш» (Пермь телестудиясе)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1972 Балет артистларының халыкара бәйгесе (Варна, Болгария) — 2нче премия. 1977 М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе — П.И. Чайковский исемендәге Пермь академия опера һәм балет театрында куелган «Ромео һәм Джульетта» (С.С. Прокофьев), «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (М.И. Чулаки) спектакльләрендә башкарган Ромео, Флориндо партияләре өчен. 1983 РСФСР атказанган артисты.

Кызыклы факт II халыкара балет биючеләре бәйгесендә (1973, Мәскәү) Гран-при яулаган Надежда Павлованың ы була Н. Павлова, М. Дәүкәев. Ромео һәм Джульетта

Гаилә хәле Беренче хатыны Ольга Ченчикова, Киров театры балеринасы. М. Дәүкәев белән аерылышкач, балет артисты Мәһәр Вәзиевка кияүгә чыга. уллары: кече яшьтә йөрәк өянәгеннән вафат була. Сеңлесе Әлфира Дәүкәева-Фәсхетдинова, балерина, БР атказанган артисты. Сеңлесенең кызы Сабина Әнәс кызы, балерина.

Сылтамалар М.Ф. Дәүкәев «Башкортстан» белешмәлегендә М.Ф. Дәүкәев Кино-театр.ру сайтында

Моны да карагыз Фото, видео карарга

Искәрмәләр

Төркем:РСФСР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Балет артистлары Төркем:Пермь хореография укуханәсен тәмамлаучылар