Минзәлә медицина училищесы (техникум2018 елга кадәр гамәлдәге дәүләт аккредитациясе таныклыгы буенча), — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Минзәлә шәһәрендә 1936 елдан эшләп килүче урта һөнәри уку йорты, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта һөнәри белем бирүче, дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Татарстанның борынгы уку йортларыннан берсе: 2016 елда укуханә ачылуга 80 ел тула. Уку йорты урта һөнәри белемле медицина персоналы (фельдшерлар, шәфкать туташлары) әзерли.

Тарих 1936 елның 15 июлендә ССРБ халык комиссарлары шурасы карары белән Минзәләдә шәфкать туташлары әзерләүче медицина мәктәбе ачыла. Белем бирү ике телдә (татар, рус) алып барыла. Беренче контингент 76 кешедән җыела. Медицина училищесынең оештыручысы һәм беренче директоры Дружков К.М. Уку йорты ачылуның 60 еллыгына укуханәдә Дружков К.М. исемендәге стипендия булдырылганМинзәлә сайтында. 1939 елдан фельдшер-акушерлар мәктәбе. 1954 елдан Минзәлә медицина училищесы. Коммуналь белем бирү оешмасы булып торганТР дәүләт архивы сайтында 1992 елның ноябрендә шәһәр үзәгендә медицина училищесы студентлары өчен 3 катлы тулай торак төзелә. 2004 елның 16 сентябреннән урта медицина хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары эшли. Белгечлекләр Минзәлә медицина училищесы Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре өчен бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли: Шәфкать туташлары (0406 белгечлеге буенча, тулы урта белем базасында уку мөддәте 2 ел 10 ай, төп урта белем базасында уку срогы 3 ел 10 ай). Фельдшерлар (0401 белгечлеге буенча, урта белем базасында, уку срогы 3 ел 10 ай). Шәхесләр Директорлар ... 2007 ел-2024 — Люция Әхмәт кызы Хиразева. 2024 ел-... – Раушания Фоат кызы БадртдиноваВ Мензелинске кадровая перестановка Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Уку йортын тәмамлаучылар Уку йорты ачылганнан бирле 10 меңнән артык шәфкать туташы, фельдшер, акушер әзерләп чыгарылган. Крохалев А.А. Марин А.И. Шиһабетдинов И.Х. Сафиуллин Р.С. Закирова Э.В. Габдрәшитова Р.Ш. Абдуллин Г.З. Хафизов Ө.Г. (Тауасты Байлар)ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайты Шәкүров И.Ш., Ленин орденлы табиб, ТАССР атказанган табибы.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Равил Шәймәрдәнов 1940-07-01 Ташлыяр Рафаил Солтанов 1946-11-12 Тупач көрәшче Останкау 1974-08-26

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Сылтамалар

Укуханәнең рәсми сайты Уку йортының «ТР электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Контактта Минзәлә медицина училищесы сәхифәсе Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Минзәлә урта һөнәри уку йортлары Төркем:Минзәләнең Карл Маркс урамы