Ефрем Еллиев, Ефрем Василий улы Еллиев, (1907 елның 23 гыйнвары, Казан губернасы, Чистай өязе, Сөнчәле авылы — 1942 елның 1 ноябре, Мәскәү өлкәсе) — чуаш язучысы, чуаш теле мөгаллиме. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган. ССРБ язучылар берлегенә кабул ителгән (1962, вафатыннан соң).
Тәрҗемәи хәле 1907 елның 23 гыйнварында Казан губернасы Чистай өязе (хәзер Аксубай районы) Сөнчәле авылында туган. Сөнчәле авылы мәктәбен, Чистай педагогика училищесын (1926) тәмамлаган. 1927-1928 елларда Мәскәү дәүләт университетында укый, авыру сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. 1926-1935 елларда туган авылы, Түбән Баланды, Саурыш, Егоркино башлангыч мәктәпләрендә укытучы. 1935-1941 елларда Сөнчәле чуаш педагогия техникумында (1937 елдан Аксубай чуаш педагогия училищесы) рус һәм чуаш телләре укытучысы — методист. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1941).
Бөек Ватан сугышы Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә. Калинин фронтында, Мәскәү өлкәсендә сугышларда катнаша. Мәскәүне саклап, 1942 елның ноябрендә һәлак була.
Иҗаты 1930 елларда иҗат итә башлый. Беренче хикәяләре «Сандал» журналында, «Трактор» әлманахында басылган. Әсәрләрендә күмәк хуҗалыкта яңача яшәү һәм эшләү үзенчәлекләрен яктырта. Әсәрләренә тирән психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Яшерен тел (эзоп теле) белән язу, читләтеп әйтү, символлар, аллегорияләр куллану остасы буларак танылган. «Чирмешән буйларында», «Каеш дилбегәләр», «Хатын», «Сөйкемле күзләр» әсәрләре билгеле. Пьесалар, тәнкыйть мәкаләләре дә яза. «Калавсем» () (1963), «Суйласа илнисем» () (1973), «Хикәяләр» (1983, ) китаплары нәшер ителгән.
Хәтер Аксубайда урамга исеме бирелгән. «Пирĕн телей çавнашкал» () пьесасын 1992 елда М. Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры (Чабаксар) сәхнәләштерә (режиссер Вячеслав Оринов)Чуаш ТЮЗы сайты .
Сылтамалар Чуаш энциклопедиясе Сөнчәле мәктәбе сайты Чуаш Республикасы милли китапханәсе
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Чуаш язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Чистай педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар