Балтырган (лат. Heracleum) — чатырчәчәклеләр семьялыгыннан ике яки күпьеллык үләннәр ыругы. Көпшә сабаклы, киң киртләч яфраклы, чатыр чәчкәле күпьеллык үлән.

Таралуы 70 тән артык төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында киң таралган. Татарстанда табигый шартларда бер төре – Себер балтырганы (H. sibiricum) очрый. Дымлы болыннарда, ташландык җирләрдә, елга буйларында, куак араларында үсә.

Ботаник тасвирлама 80–150 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры юан, орчыксыман, тышкы яктан саргылт, эче ак. Сабагы кабыргалы, төкле, өске өлеше ботаклы. Яфраклары каурыйсыман яки өчәрле, пластинкалары 20–50 см озынлыкта һәм шундый ук киңлектә. Чәчәкләре катлаулы чатырда, яшькелт-сары аерчалы. Җимеше – озынча түгәрәк икеорлыкча. Июль ахыры – август башында чәчәк ата. Орлыклардан үрчи (бер үсемлек 8 меңгә якын орлык бирә).

Куллану Яфраклары, сабагы һәм яшь бәбәкләре ашарга яраклы. Яшел өлешләре С витаминына, каротин, аксым, шикәр, дуплау матдәләре, тимер, никель, марганец, бакырга һ.б. бай.

Эфир мае булу сәбәпле, балтырганның үзенчәлекле исе бар.

Халык медицинасында аппетитны ачу өчен, гастрит һәм тире авыруларын дәвалаганда файдаланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/baltyrgan.

Биеклеге 3 м җитә торган Сосновский балтырганы (H. sosnowskyi) очрый. Ул безнең якларда инвазив үсемлек төре булып, табигый экосистемаларга зур зыян китерә.

Искәрмәләр

Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Инвазив төрләр Төркем:Үләннәр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате