Тапшырылмаган хатлар — күпмәгънәле гыйбарә. «Тапшырылмаган хатлар» — Гадел Кутуйның 1935 елда язылып, 15 телгә тәрҗемә ителгән повесте. «Тапшырылмаган хатлар» — Җәүдәт Фәйзи операсы. 1960 елда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган. «Тапшырылмаган хатлар» — Г. Минский пьесасы буенча 1961 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры сәхнәләштергән спектакль. «Тапшырылмаган хатлар» — М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында Рифкать Исрафилов куйган спектакль (шигъри драма). «Тапшырылмаган хатлар» () — ССРБ Үзәк телевидениесе төшергән телефильм. «Тапшырылмаган хатлар» — 2016 елда Рөстәм Рәшитов төшергән нәфис фильм. «Тапшырылмаган хатлар» — 2024 елда Камал театрында куелган спектакль (режиссер Аскар Галимов, драматург/инсценировка авторы Энҗе Гыйззәтова)Рузилә Мөхәммәтова.«Тапшырылмаган хатлар»: Камал театрында премьера, яки Вәлине кая куйдыгыз? Интертат, 8.11.2024. Искәрмәләр
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Тапшырылмаган хатлар (мәгънәләр) · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.