Зур театр, Россиянең дәүләт академия Зур театры () — Мәскәүдә урнашкан, РФнең әйдәүче опера һәм балет театры, дөнья музыка-театр мәдәниятенең эре үзәге. Театр булып оешу (1776) һәм дәүләт театры статусы алу (1806) көненнән башлап, Зур театрда иң яхшы опера-балет артистлары, театр режиссёрлары, оркестр дирижёрлары туплана һәм иҗат итә, дөньякүләм билгеле опера-балет әсәрләре сәхнәгә беренче булып куела. 1919 елдан академия театры. Тамаша залы 2 меңнән артык тамашачыга исәпләнгән.
Тарих
1776 елда кенәз П.В. Урусов Мәскәүдә уза торган барлык театр куелышларының хуҗасы булырга хөкүмәт «привилегиясе» ала. Кенәзгә таштан «шәһәр күрке булырдай, күп халык катнашында маскарадлар, комедияләр, комик опералар куеп булырлык» театр бинасы төзү бурычы куела. Чыгымнарны күтәрешер өчен кенәз Урусов Англиядән килгән М. Медоксны (en) җәлеп итә. Спектакльләр кыш көне Мәскәүнең Знаменка урамындагы Опера йортында (граф Р.И. Воронцов милке), җәй көне Андроников монаcтыре янындагы «воксал»да (граф А.С. Строганов милке) куелып килә. Опера, балет һәм драма спектакльләре Мәскәү университетының театр труппасыннан чыккан актерлар һәм музыкантлар көче белән, шулай ук Н.С. Титовның һәм П.В. Урусовның крепостной керәстияннәреннән төзелгән театр труппалары катнашында куела.
Яңа бина 1780 елда янгында Опера йорты зыян күргәч, 5 ай эчендә Мәскәүнең Петровка урамында классицизм стилендә яңа театр («Петр театры», «Медокс театры» исемнәре була) бинасы торгызыла (архитектор Х. Розберг). 1789 елдан бина Опекуннар шурасы кулында була. 1805 елда Петровка урамындагы бинасы да янгач, театр труппасы, Мәскәү император театрлары дирекциясе кул астында, төрле биналарда чыгыш ясый башлый. 1816 елда архитектор О.И. Бовеның Мәскәүнең Театр мәйданын үзгәртеп кору проекты кабул ителә. 1821 елда император Александр I архитектор А.А. Михайловның яңа театр бинасы проектын раслый. Ампир стилендәге Зур Петр театры архитектор О.И. Бове тарафыннан А.А. Михайловның проекты нигезендә төзелә. Театр бинасы 1825 елда ачыла. Турыпочмаклы бина эчендә дага тамаша залы урнаштырылган. Иркен кулуарлары булган сәхнә зурлыгы белән тамашачы залына тәңгәл була. Бинаның тышкы төп фасадының алды өчпочмаклы фронтоны булган 8 колонналы ионик портал белән башлана. Фронтон «Аполлон квадригасы» дигән алебастр скульптура төркеме белән очлана. Театр бинасы Театр мәйданы ансамбленың төп композиция доминантасы булып тора.
1853 елгы янгыннан соң бина архитектор А.К. Кавос проекты буенча яңартыла, «Аполлон квадригасы» скульптура төркеме П.К. Клодтның бронзадан эшләнгән яңасына алыштырыла, театр архитектурасы эклектизм стиле билгеләре ала. Әлеге хәлдә театр бинасы үзгәрешсез диярлек 2005 елга кадәр саклана.
1924-1959 елларда Мәскәүнең Зур Дмитровка урамындагы С.И. Зимин операсы бинасында Зур театрың филиалы эшли.
1920 елда элекке император фойесында Бетховен концерт залы ачыла.
Бөек Ватан сугышы елларында Сугыш елларында (1941-1942) театр руппасының бер өлеше Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәренә эвакуацияләнә, шулай да Зур театр эшчәнлеген туктатмый (мәсәлән, филиал бинасында 1943 елда Д.Б. Кабалевскийның «Ут эчендә» () операсы куела).
1961-1989 елларда Зур театрның кайбер спектакльләре Мәскәү Кирмәне эчендәге Кремль съездлар сараенда күрсәтелә. 2005 елда башланган театрның төп бинасын үзгәртеп кору эшләре вакытында спектакльләр 2002 елда архитектор А.В. Маслов проекты буенча махсус төзелгән бинаның Яңа сәхнәсендә куела.
Зур театр РФ халыклары мәдәни мирасының аеруча кыйммәтле объектлары дәүләт исемлегенә кертелгән.
Театр җитәкчелеге Директорлар 1881-1899 И.А. Всеволожский 1899-1901 кенәз С.М. Волконский .... Владимир Урин 2023 елдан ― Валерий Гергиев
1882 елда баш дирижёр (капельмейстер), баш режиссёр, баш хормейстер вазифалары булдырыла. 1882-1906 И.К. Альтани (капельмейстер) 1882-1903 А.И. Барцал (баш режиссёр) 1882-1929 У.И. Авранек (баш хормейстер) Баш дирижёрлар 1906-1933 В.И. Сук 1900-1924 А.Ф. Арендс (баш балет дирижёры) 1936-1943 С.А. Самосуд 1943-1948 А.М. Пазовский 1948-1953 Н.С. Голованов 1953-1963 А.Ш. Мелик-Пашаев 1963-1965 Е.Ф. Светланов 1965-1970 Г.Н. Рождественский 1970-1985 Ю.И. Симонов 1987-1995 А.Н. Лазарев Баш режиссёрлар 1920-1928 В.А. Лосский 1930-1936 Н.В.Смолич 1936-1940 Б.А. Мордвинов 1944-1949 Л.В. Баратов 1964-1970 И.М. Туманов 1952-1955, 1956-1963, 1970-1982 Б.А. Покровский Баш балетмейстерлар 1883-1890 А.Н. Богданов 1902-1924 А.А. Горский 1944-1956, 1959-1964 Л.М. Лавровский 1964-1995 Ю.М. Григорович Баш хормейстерлар 1926-1936 В.П. Степанов 1936-1944 М.А. Купер 1944-1958 М.Г. Шорин 1958-1988 А.В. Рыбнов 1988-1995 С.М. Лыков (1995-2003 хорның сәнгать җитәкчесе) Баш рәссамнар 1925-1927 М.И. Курилко 1927-1929, 1947-1953 Ф.Ф. Федоровский 1930-1941 В.В. Дмитриев 1941-1947 П.В. Вильямс 1953-1970 В.Ф. Рындин 1971-1988 Н.Н. Золотарёв 1988-1995 В.Я. Левенталь 1995-2000 елларда театрның сәнгать җитәкчесе В.В. Васильев, 2000-2001 елларда Г.Н. Рождественский; сәнгать җитәкчесе, сценограф, баш рәссам С.М. Бархин, музыка җитәкчесе П. Феранец (1998 елдан М.Ф. Эрмлер); опера сәнгать җитәкчесе Б.А. Руденко. 1995-1998 елларда балет труппасы идарәчесе А.Ю. Богатырёв, балет сәнгать җитәкчеләре: 1995-1997 елларда В.М. Гордеев, 1998-2000 А.Н.Фадеечев, 2000-2004 Б.Б. Акимов, 2004 елдан А.О. Ратманский. 2001 елдан музыка җитәкчесе һәм баш дирижёр А.А. Ведерников. 2000-2013 елларда Зур театр директоры Анатолий Иксанов (Таһир Гаделҗан улы Иксанов).
Зур театрда опера
1779 елда Знаменка урамындагы Опера йортында беренче рус операларының берсе — «Тегермәнче – сихерче, ялганчы һәм кода» операсы (А.О. Аблесимов тексты, М.М. Соколовский музыкасы) куела. Петр театры ачылу көнендә - 1780 елның 30 декабрендә (1781 елның 10 гыйнвары) «Саилчеләр» () аллегорияле прологы, соңрак А.П. Пашкевичның «Каретадан булган бәхетсезлек» (1780), «Саран» (1782), «Санкт-Петербург Кунак йорты» (1783) опера спектакльләре куела.
1780-1782 елларда Италия, 1784-1785 еллларда Франция опера труппалары гастрольгә килә. Петр театры труппасында актёр һәм җырчылар Е.С. Сандунов, М.С. Синявская, А.Г. Ожогин, П.А. Плавильщиков, Я.Е. Шушерин һ.б. эшли. Зур театр 1825 елның (18) гыйнварында «Музалар тантанасы» прологы (А. Алябьев, А.Н. Верстовский) белән ачыла. Театр репертуарында рус авторлары язган әсәрләр, бигрәк тә водевильләр, күбрәк урын ала башлый. 30 елдан артык театр композитор А.Н. Верстовский әсәрләрен куя: «Пан Твардовский» (1828), «Вадим» (1832), «Аскольд кабере» (1835), «Ватанны сагыну» (1839). 1840 елларда М.И. Глинка опералары популяр була: «Патша өчен гомерне бирү» (1842), «Руслан һәм Людмила» (1846).
1856 елда яңадан төзелгән Зур театр италияле труппа куйган В. Беллининың «Пуританнар» операсы белән ачыла. 1860 елларда Көнбатыш Европа (бигрәк тә Италия) операсы йогынтысы сизелә. Рус операларыннан А.Н. Серовның «Юдифь» (1865), «Рогнеда» (1868), А.С. Даргомыжскийның «Су анасы» (1859, 1865) опералары сәхнәгә менә. 1869 елдан театрда П.И. Чайковский дирижерлык итә, аның «Евгений Онегин» операсы (1881), Петербург М.П. Мусоргский, Н.А. Римский-Корсаков опералары куела. Чит ил композиторларыннан В.А. Моцарт, Дж. Верди, Ш. Гуно, Ж. Бизе, Р. Вагнер опералары күрсәтелә башлый. XIX гасыр азагы - XX гасыр башы җырчылары: М.Г. Гукова, Е.П. Кадмина, Н.В. Салина, А.И. Барцал, И.В. Грызунов, В.Р. Петров, П.А. Хохлов.
XX гасыр башында театрның чәчәк атуы С.В. Рахманиновның дирижёрлык итүе (1904-1906), 1901-1917 елларда театрда Ф.И. Шаляпин, Л.В. Собинов, А.В. Нежданова, К.С. Станиславский белән Вл. И. Немирович-Данченко, К.А. Коровин, А.Я. Головин эшчәнлеге белән бәйле.
1906-1933 елларда театрның баш дирижёры В. Сук Дж. Вердиның «Аида» (1922), Р. Вагнерның «Лоэнгрин» (1923), М.П. Мусоргскийның «Борис Годунов» (1927) операларын куя. Сәхнәдә В.В. Барсова, К.Г. Держинская, Е.Д. Кругликова, М.П. Максакова, Н.А. Обухова, Е.А. Степанова, А.И. Батурин, И.С. Козловский, С.Я. Лемешев, М.Д. Михайлов, П.М. Норцов, А.С. Пирогов кебек билгеле җырчылар чыгыш ясый.
Октябрь инкыйлабыннан соң театр репертуары үзгәрешләр кичерә. Театр сәхнәсендә классик әсәрләр белән беррәттән, заманга аваздаш булган каһарман-инкыйлаби темага язылган әсәрләр (мәсәлән, О.С. Чишко музыкасына «Потемкиин броня йөртүчесе» операсы) куела башлый. Совет операларының премьералары була: В.А. Золотарёвның «Декабристлар» (1925), С.Н. Василенконың «Кояш улы» (1929), И.П. Шишловның «Грим салучы рәссам» (1929), А.А. Спендиаровның «Алмаст» (1930), Д.Д. Шостаковичның «Мценск өязенең Макбет ханымы» (1935), Р. Вагнерның «Валькирия» (1940, режиссер С.М. Эйзенштейн) сәхнәгә куела. Сугыш алдыннан (1941 елның 13 февралендә) куелган иң соңгы әсәр — М. Мусоргскийның «Хованщина» операсы.
1918-1922 елларда Зур театрда К.С. Станиславский җитәкчелегендә опера студиясе эшли.
1943 елның сентябрендә Зур театр сезонын М. Глинканың «Иван Сусанин» операсы белән ача. 1940-1950 елларда рус һәм чит ил классикасы, Көнчыгыш Европа композиторлары (Б. Сметана, С. Монюшко, Л. Яначек, Ф. Эркель һ.б.) әсәрләре сәхнәләштерелә. 1943 елдан 50 ел дәвамында Зур театрның сәнгати йөзен Б.П. Покровский билгели. Ул С.С. Прокофьевның «Сугыш һәм солых» (1959), «Семен Котко» (1970), «Уенчы» (1974), М. Глинканың «Руслан һәм Людмила» (1972), Д. Вердиның «Отелло» (1978) операларын эталон дәрәҗәсендә куя.
1970-1980 еллар репертуарына стиль ягыннан күптөрлелек хас. Театрда XVIII гасыр опералары — Г.Ф. Гендель «Юлий Цезарь» (1979), К.В. Глюк «Ифигения Авлидта» (1983), XIX гасыр операсы — Р. Вагнер «Рейн алтыны» (1979), совет опералары — Р.К. Щедрин «Үле җаннар» (1977), С. Прокофьев «Монастырьда никахлашу» (1982) бердәй югары дәрәҗәдә уйнала. Иң яхшы спектакльләрдә җырчылар И.К. Архипова, Г.П. Вишневская, М.Ф. Касрашвили, Т.А. Милашкина, Е.В. Образцова, Б.А. Руденко, Т.И. Синявская, В.А. Атлантов, А.А. Ведерников, А.Ф. Кривченя, С.Я. Лемешев, П.Г. Лисициан, Ю.А. Мазурок, Е.Е. Нестеренко, А.П. Огнивцев, И.И. Петров, М.О. Рейзен, З.Л. Соткилава, А.А. Эйзен һ.б. чыгыш ясый.
1982 елда баш режиссер вазифасы бетерелү һәм Ю. Симоновның театрдан китүе сәбәпле, театрда тотрыксызлык чоры башлана. 1988 елга хәтле берничә әсәр генә сәхнәләштерелә: Н. Римсий-Корсаковның «Күзгә күренмәс Китеж шәһәре турында хикәят», «Салтан патша турында әкият» (режиссёр Р.И. Тихомиров), Ж. Массненың «Вертер» (режиссер Е.В. Образцова), П.И. Чайковскийның «Мазепа» (режиссер С.В. Бондарчук) опералары.
1980 еллар азагыннан башлап, репертуарда сирәк куела торган әсәрләр: П. Чайковскийның «Орлеан кызы» (1990), Н. Римский-Корсаковның «Млада», «Алтын әтәчкәй», «Раштуа алдындагы төн», С.В. Рахманиновның «Алеко» , «Саран рыцарь», А.П. Бородинның «Кенәз Игорь» (1993) опералары урын ала. Шул елларда җырчылар чит илләргә китә башлый. Бу, үз чиратында, спектакльләрнең сыйфаты кимүгә китерә. 1995-2000 елларда репертуар, нигездә, яңартылган куелыштагы: М. Глинканың «Иван Сусанин» (1997), П.И. Чайковскийның «Иоланта» (1997), С. Рахманиновның «Франческа да Римини» (1998) кебек рус операларыннан тора. Чит ил классикасыннан В. Беллининың «Норма», Г. Доницеттиның «Лючия де Ламмермур», Дж. Паизиеллоның «Чибәр тегермәнче хатыны», Дж. Вердиның «Набукко», В.А. Моцартның «Фигароның өйләнүе», Д. Пуччининың «Боһема» опералары уйнала. С.С. Прокофьевның «Өч әфлисунга мәхәббәт», «Уенчы» (2001) опералары уңыш белән бара.
2001 елдан башлап репертуар һәм кадрлар сәясәте нигезендә: спектакльне антреприза итеп чыгару, башкаручыларны контракт нигезендә генә чакыру, чит ил спектакльләрен (Дж. Вердиның «Фальстаф», «Язмыш көче»; Ф. Чилсның «Адриенна Лекуврёр» опералары) прокатка алу ята.
М. Мусоргскийның «Хованщина» (2002), Н. Римский-Корсаковның «Кар кызы» (2002), Дж. Пуччининың «Турандот» (2002), М. Глинканың «Руслан һәм Людмила» (2003), И. Стравинскийның «Повесаның шуклыклары» (2003), С. Прокофьевның «Утлы фәрештә» (2004), Р. Вагнерның «Оча торган һолландияле» (2004), Л.А. Десятниковның «Розентальның балалары» (2005) опералары куела.
Зур театрда балет