Әбелфида (, — , ) — гарәп галиме. Мәмлүк солтаннарының Кече Азия яуларында (1301, 1315) катнаша һәм шул елларда үзенең мәшһүр тарихи әсәре «Әл-Мөхтәсәр фи тарих әл-бәшәр» («Кешелекнең кыскача тарихы»)ның төп өлешен яза. 1320 елда Хәма әмирлегенә (Сүрия) хаким итеп билгеләнә һәм Мәлик ал-Мөәйяд кушаматын ала. Астрономия, медицина, тарих, ботаника, география белән шөгыльләнгән. «Тәкъвим әл-бөлдан» («Дәүләтләр тәртибе», 1321) әсәренең беренче бүлегендә Җирнең бүленеше, экватор, җиде икълим (климат) турында языла, диңгезләр, күлләр, елгалар һәм таулар тасвирлана. Икенче бүлегендә Җир мәмләкәтләре турында мәгълүматлар бирелә. Искәрмәләр
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Әбелфида · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.