Роман Солнцев (чын исеме Ренат Харис улы Суфиев), (1939 елның 21 мае, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Күзкәй — 2007 елның 17 апреле, Красноярск) — язучы, драматург, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1965). Россия язучылары берлеген нигезләүчеләрнең берсе, рәистәше (1992). ССРБ Югары шурасы депутаты (1989-1991). «День и ночь» журналының (Красноярск) баш мөхәррире (1994-2007). Халыкара ПЕН-үзәк әгъзасы. Рус телендә иҗат итә. РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

1939 елның 21 маенда Татарстан АССР Минзәлә районы Күзкәй авылында әфисәр гаиләсендә туган. Балачагы һәм үсмерчагы Минзәлә районының Бикбау һәм Иске Матвеевка (беренче исеме Кәҗә) авылларында уза Минзәләнең 1нче санлы мәктәбе сайтында. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын, А.М. Горький исемендәге Әдәби институт каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлаган. 1961 елдан Красноярскида яши. Озак еллар Себердә геология-төшерү партияләрендә радиометрчы булып йөри, Красноярск дәүләт политехника институтында физикадан укыта, төрле газеталарда журналист булып эшли. 1964 елдан һөнәри язучы. 1990 елларда Красноярск край администрациясендә эшләп ала.

Иҗаты Утыздан артык проза һәм шигырьләр китабы авторы. Әсәрләре 1955 елдан басылып килә. Язучы башта үзен шигърият өлкәсендә таныта. Беренче шигырьләрендә хис-тойгыларга урын киң итеп бирелә, аларга көн кадагына суга торган темалар хас була. Алга таба лирикасы тирәнәя төшә, фәлсәфигә әйләнә, әхлак мәсьәләләре алга куела. «Кояшлы яңгыр» () исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1961 елда дөнья күрә. Зур гына шигырьләр тупланмасы 1962 елда «Юность» һәм «Смена» журналларында (Мәскәү) басыла. «Шигырьләр» () исемле беренче китабы 1964 елда Мәскәүдә «Молодая гвардия» нәшриятында чыга. Соңрак та шигырь китаплары күп басыла: «Ел боҗралары» (, 1965), «Гомуми булмаган дәфтәр» (, 1968), «Мәңгелек урманнар» (, 1969), «Теге көз» (, 1970), «Кызгылт күлмәк» (, 1972), «Ачык төстәге күзле кош» (, 1975), «Ак ботак» (, 1976) һ.б.

Проза өлкәсендә укучылар һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп иткән әсәрләре: «Яхшы кешене яклау көне» (), «Утынга ягыласы көймә» (, 1978), «Ике сереңне сөйләү» (, 1980), «Чит ил кешеләре» (), «Пычак» (, 1992), «Төнге азатлык» (), «Ярымтаркалыш» (, 2003), «Булмаган йорт» (, 2003) һ.б. повестьлары.

Драматургия өлкәсендә дә эшли. Пьесалары буенча спектакльләр Мәскәү (мәсәлән, К.С. Станиславский исемендәге драма театрында «Поверю и пойду» спектакле, 1982), Ленинград, Красноярск һ.б. шәһәрләрнең театрларында куела. Драматургның «Ана һәм ул» () пьесасы буенча «Мине шулай истә калдырыгыз» (, реж. Павел Чухрай, 1987), автор сценарие буенча «Күкләрдә тукталу» (, реж. Виктор Бутурлин, «Ленфильм», 1989 Р.Х. Солнцев «Кино-Театр.ру» порталында) фильмнары төшерелә. «Торможение в небесах» фильмы Страсбургта узган халыкара кинофестивальдә (1992) Гран-при ала .

2003 елда әтисенең көндәлекләренә нигезләнеп, «Җәһәннәм-оҗмах иле» () романы яза. Шул ук елны Чаллыда «Ватанга хат» () шигырьләр җыентыгы басыла.

Язучының әсәрләре маҗар, инглиз, алман, татар, чуаш һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.

Әсәрләре

Җәмәгать эшчәнлеге 1989-1991 елларда Красноярскидан сайланган ССРБ Югары шурасы депутаты. 1992 елда оешкан Россия язучылары берлеген (ru) нигезләүчеләрнең берсе, рәистәше. 1993 елда В.П. Астафьев белән бергә «День и ночь» () әдәби журналын чыгара башлый, 1994 елдан 2007 елга кадәр басманың баш мөхәррире «День и ночь» журналының электрон сайты. 1998 елда Красноярскида РФдә бердәнбер булган әдәби лицей ача. Рус Пен-үзәгенең Себер бүлекчәсен җитәкли.

2007 елның 17 апрелендә Красноярскида вафат. Шәһәрнең Бадалык зиратында Дан аллеясында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре Хөрмәт Билгесе ордены

Гаиләсе

Хатыны Галина Николай кызы

Хәтер 2012 елның 28 июнендә Красноярскида язучы яшәгән йорт (Красноярск, Академгородок урамы, 1а) диварына истәлек тактаташ урнаштырыла. Минзәлә шәһәрендә яңа урамга язучының исеме бирелгән.

Романтик был, живого норова. Родня мне: русичи, татаре... Сгорел, как верный пес, которого Не отцепили при пожаре.

Чыганаклар Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1997.

Сылтамалар Р.Х. Солнцев «Әдипләр» порталында Биографическая энциклопедия О чем болит душа татарина, вошедшего в русскую литературу (интервью с Р.Х. Солнцевым) Роман СОЛНЦЕВ: светлый человек красноярской земли Энциклопедия «Сибирь-матушка» Минзәләнең 1нче санлы мәктәбе сайты

Искәрмәләр

Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Шагыйрьләр Төркем:Драматурглар Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:ПЕН-үзәк әгъзалары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Рус телле язучылар Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре