Буа ветеринария техникумы, «Буа ветеринария техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы 1448/16 26.07.2016 белән расланган уставы буенча рәсми исеме () — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих 1931 елда, урта буын ветеринария белгечләре хәзерләү максаты белән, Татнаркомзем коллегиясе карарыТатнаркомзем коллегиясе утырышы беркетмәсе № 14/30 29.08.1931 буенча оештырылган.
РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманыРФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 1050 22.11.2001 белән статусы «Буа ветеринария институты» федераль урта һөнәри белем бирү дәүләт оешмасы итеп үгәртелә.
2005 елда РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчерелә.
Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Буа ветеринария техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 195 студент кабул ителә. Гомуми төзелеш эшләре остасы Электр җиһазларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер Аш-су остасы, кондитер Газ белән тәэмин итү корылма һәм системаларын монтажлау һәм файдалану Ветеринария Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы
Бина 1907-1910 елларда Сембер губернасы Буа өяз шәһәренең элекке Зур Поп урамы белән Зират урамнары (хәзерге Төньяк Коммуна һәм Космовский урамнары) чатында кызыл кирпечтән төзелгән. Архитектор — Ф.О. Ливчак (1878-1919). Бина бизәлешендә XX гасыр башы сәнәгать модерны, эклектика һәм ампир стильләре кулланылган, төп керү юлының һәм фронтоны булган үзәк ризалитның корылышында готик архитектура мотивлары бар.
Бинада 1907-1919 елларда Буа түбән баскыч һөнәр мәктәбе (1899 елда ачылган), 1919-1931 елларда Буа һөнәри эшчеләр мәктәбе, 1931 елдан Буа ветеринария техникумы урнаша Мусина Э.Н. Историко-культурное наследие родного края. «Инфоурок», 09.12.2014.
Шәхесләр Директорлар 1931-???? ????-???? 1990-1998 ― Илгизәр Гафиятулла улы Зәйнуллин. 1998-2015 — Вәгыйзь Сәгыйть улы Сөнгатов (1949), педагогия фәннәре кандидаты Буа районы рәсми порталында. 2015- — Илдар Мәҗит улы Гыйниятуллин. Директора техникума
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар 85 ел эчендә 18 меңнән артык белгеч (шул исәптән, 12 000 ветеринария фельдшеры, 4 000 зоотехник, 150 фермер, 1 020 бухгалтер, 1 меңнән артык юрист, 500 газ буенча техник) әзерләнгән. Буа ветеринария техникумын тәмамлаучылар КГАВМ, Социаль мәгариф академиясе (элекке КСЮИ), ИСГЗ, КНИТУ, Татар агробизнес институты кебек югары уку йортларында укуларын дәвам итә ала. Газыйм Җиһанша улы Идрисов (1938), ТР ФА академигы, ТР дәүләт бүләге иясе, ветеринар-патологоанатом. Галимҗан Фазылҗан улы Кәбиров Азат Миргасыйм улы Алимов (1946), ветеринария фәннәре докторы, эпизоотолог. Аркадий Василий улы Иванов Иван Николай улы Никитин (1934), ТР дәүләт бүләге иясе, ветеринария фәннәре докторы, профессор, эпизоотолог. Шамил Әсгат улы Мостаев (1929-2012), ТАССР финанс министры (1969-1984), ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1986-1990), РСФСР атказаган икътисадчысы һ.б. Кузница кадров для АПК республики. BezFormata.Ru
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Әдәбият В.С. Сунгатов. Академия Жизни (к 75-летию Буинского ветеринарного техникума).
Сылтамалар
Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Энциклопедия «Одарённые дети - будущее России» Буа ветеринария техникумы турында (видео, 5:19) Штрихи к портрету. Буинский ветеринарный техникум (видео, 24:07)
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1931 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Буа уку йортлары