Сергей Шәкүров, Сергей Пётр улы Шәкүров, (1957 елның 4 гыйнвары, Украина ССР, Илбау өлкәсе, Дрогобыч) — архитектор, дизайнер, реставратор. РФ дизайнерлар (1991), ТР архитекторлар (2006) берлекләре әгъзасы. Казанның меңьеллыгына биналарны реставрацияләүдә, Кол Шәриф мәчетен, Болгардагы Ак мәчетне һ.б. төзүдә катнаша. Тукай премиясе лауреаты (2012).

Тәрҗемәи хәле 1957 елның 4 гыйнварында Украина ССР Илбау өлкәсе Дрогобыч шәһәрендә туган. 1960 елда гаилә Казанга күчә. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Пётр Андриян улы Казанның Офицерлар йортында (хәзер Казан ратушасы) рәссам булып эшли. Сергей балачактан рәсем ясый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, техник укуханәдә «4нче разрядлы токарь-универсал» белгечлеге ала. Алманиядә Совет гаскәрләре төркемендә хәрби хезмәт үтә. Армиядән соң Казанның «Серп и молот» заводында, соңрак төзелештә эшли.

Казанның Александр пассажын төзекләндерүдә, Казан кирмәнендә Туп утары () комплексын яңадан коручы төркем (Ф. Зәбирова җитәкчелегендә) эшендә катнаша.

1993 елда ТР архитекторлар берлеге химаячелегендә «АССАРТ» (Татарстан Республикасы архитекторлар берлегенә ярдәм итү берлеге, ) проектлау-төзелеш ширкәте оештыра (2014 елда ябыла) Rusprofile.ru сайтында.

2005 елда С. Шәкүров һәм аның хатыны Т. Максимюк катнашында яңадан корылган «Совет» кунакханәсе (хәзер Palase Hotel Шаляпин) Казанның меңьеллыгына реставрацияләнгән объектлар арасында беренче урынны ала.

2010 елда Минтимер Шәймиев Болгардагы Ак мәчет комплексын проектлауны С.П. Шәкүровка тапшыра.

Төп хезмәтләре

Казан кирмәнендәге Туп утарының төньяк корпусы (ТР президенты администрациясенең вәкиллек корпусы). 1997 елгы проект, 1998 елда тормышка ашырылган. Казанның Маяковский урамындагы 30нчы йорт. 1998 елгы проект, 2000 елда сафка баскан. Palase Hotel Шаляпин (элекке «Смоленцев номерлары», соңрак «Совет» кунакханәсе). 2004 елгы проект, 2005 елда яңадан корылган. «Акчарлак» күпфункцияле комплексы. 2007 елгы проект (тормышка ашмаган). Болгардагы Ак мәчет комплексы. 2011 ел проекты, 2012 елда сафка баскан.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 Тукай премиясе – «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен (иҗат төркеме эчендә) 2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак.

Әдәбият Дм. Иваненко. Самородок. Творческий портрет Сергея Шакурова. «Казань», 2017 ел, гыйнвар саны.

Сылтамалар Самородок

Искәрмәләр

Төркем:Татар архитекторлары Төркем:Төзүчеләр Төркем:Реставраторлар Төркем:Дизайнерлар