250px|right 250px|thumb|right|Уку йорты бинасы Түбән Кама муниципаль институты () — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан бистә, 1966 елдан шәһәр) 1997-2013 елларда эшләгән югары уку йорты. 2013 елда дәүләт аккредитациясе бирелмәү сәбәпле ябыла. Түбән Кама шәһәренең бердәнбер мөстәкыйль югары уку йорты була. Гамәлгә куючысы — Түбән Кама шәһәре администрациясе.

Тарих 1997 елда Түбән Кама шәһәр һәм район хакимияте башлыгының карарыТүбән Кама шәһәр һәм район хакимияте башлыгының карары № 704 04.06.1997 нигезендә шәһәр һәм район өчен кирәкле белгечләр (социологлар, юристлар, хокук белгечләре, чит телләр, физик тәрбия, татар теле, информатика укытучылары) әзерләү максатында Түбән Кама муниципаль институты оештырыла. Беренче ректоры, институтны ачып җибәрүче техник фәннәр докторы, профессор Владимир Борис улы Живетин була. Институт РФ мәгариф министрлыгының лицензиясеРФ мәгариф министрлыгының лицензиясе № 16-659 13.10.1998 нигезендә эшли. Институтта социология, юриспруденция, алман һәм инглиз телләре, татар филологиясе, физик тәрбия һәм спорт факультетлары эшли. Соңрак бизнес-информатика, тәрҗемә, туризм, коммерция, җитештерү менеджменты, персонал белән идарә итү, юриспруденция белгечлекләренә укыталар. Беренче елларда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 460 студент белем ала.

1999 елдан ректор — Фәрит Габтелгазиз улы Ялалов (ru). Шәһәрнең 21нче балалар бакчасы бинасын институт өчен үзгәртеп коралар. 2004, 2008 елларда дәүләт аккредитациясе турында таныклык алына. 2005 елда Санкт-Петербургның А.И. Һерцен исемендәге дәүләт педагогика университеты (ru) каршындагы ЮНЕСКО кафедрасының филиалы ачыла.

2013-2014 уку елында институтта 600 студент (аларның 70% ы читтән торып) укый — уку йортын ябуга беренче сәбәп була Нижнекамский институт закроют после зимней сессии.

2013 елда Рособрнадзор «Түбән Кама муниципаль институты дәүләт стандартына туры килми» дип таба һәм институт ябылаKazanfirst, 22.11.2013 Куда деваться студентам НМИ? «Нижнекамская газета», 28.11.2013.

2014 елда институт бинасында Татарстан халыкларының Дуслык йорты бүлекчәсе ачыла Сегодня в Нижнекамске откроется Дом дружбы народов. Kazanfirst, 03.09.2014.

Шәхесләр Ректорлар

Укытучылар

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1951-04-11 Фәрит Җәлалов Бөре дәүләт педагогика институты галим

Тәмамлаучылар

туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Искәрмәләр

Әдәбият Һ.И. Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар

Түбән Кама муниципаль институты ТР эшлекле үзәге сайтында Эффективный муниципальный вуз. «Элита» (журнал), 28.02.2013

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан югары уку йортлары Төркем:Түбән Кама уку йортлары Төркем:2013 елда ябылган уку йортлары