Хәким ХәсәновИсеме төрле чыганакта төрлечә бирелгән. Йошкар–Ола шәһәрендәге урам исеме мәкалә исеме итеп алынды, Хәким Хасанов Хаким Хусаинович. Патриотический интернет-проект «Герои страны» (ХәтивиХәсәнов Хәтиви Хөсәен улы. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000, 356 биттә, Хәтиф Хасанов Хатиф Хусанович. Проект Подвиг народа в Великой Отечественной войне 1941-45 гг., ХатыйпХасанов Хатып Хусаинович. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ) Хөсәен улы Хәсәнов (1916 ел, Вятка губернасы, Уржум өязе, Алмәмәт — 1943 елның 12 сентябре, Украина ССР, Сумы өлкәсе, Нехаевка) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 1943 елда әсирлектә һәлак булган яугир, өлкән сержант, пулеметчы. Советлар Берлеге Каһарманы (1943 елның 17 октябре , вафатыннан соң).

Тәрҗемәи хәле 1916 елда Вятка губернасы Уржум өязе Морке вулысы (хәзерге Мари Илнең Морке районы) Алмәмәт (Тат. Күшнә Деревня Алмаметьево (моркинские татары)) авылында туган. Балачагы Мари АӨ Мари-Төрек кантоны (1932 елдан Бәрәңге районы) Бәрәңге авылында (1974 елдан бистә) узган. Тулы булмаган урта белемле. Гаиләсе белән Йошкар-Ола тимер юлының 89нчы километрына күченә. Йошкар-Ола тимер юл станциясендә юл караучы эшче, бригадир булып эшләгән. 1937-1939 елларда Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үткән. Армиядән соң Владивостокта яши. 1942 елның мартында яңадан Кызыл гаскәргә чакыртып алына, Ерак Көнчыгышның хәрби укуханәләрен тәмамлаучылардан төзелгән 248нче аерым курсантлар бригадасы 3нче укчы батальонында пулемет расчеты командиры (Үзәк фронтның 60нчы армиясе). 1942 елның августыннан фронтта. Брянск, Воронеж, Үзәк фронтларда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1943 елның 26 августы — 30 сентябрендә Чернигов-Припять юнәлешендә барган каты сугышларда батырлык үрнәге күрсәтә. 29 августта Курск өлкәсе Прихотьково авылы өчен барган сугышта рота белән җитәкчелек итүне үз өстенә алып, сугышчыларны һөҗүмгә күтәргән. 12 сентябрьдә Сумы өлкәсе Конотоп районы Нехаевка авылы өчен сугышканда аңын югалта, дошман кулына эләгә, җәзалап үтерелә (фашистлар башын кисәләр, гәүдәсенә бензин сибеп, ут төртәләр). Нехаевка авылында җирләнгән, 1956 елда җәсәде Сумы өлкәсе Конотоп районы Корабутово авылына күчерелгән.

1943 елның 17 октябрендә ССРБ Югары шурасы президиумы фәрманы белән Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән (вафатыннан соң).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (17.10.1943) Ленин ордены (17.10.1943) Кызыл Йолдыз ордены (1943) «Батырлык өчен» медале

Хәтер

1968 елда Йошкар-Ола шәһәрендә вокзал янындагы 5 йортлы кечкенә урам батыр исеме белән аталган Герой Советского Союза Хасанов Хаким Хусаинович. «Команда Кочующих» сайты, 03.06.2014 һәм ул эшләгән тимер юл станциясе диварына истәлек тактасы куелган. Бәрәңге бистәсендә урамга исеме бирелгән. Морке һәм Бәрәңге бистәләрендә Җиңү паркында бюсты урнаштырылган. 2000 елда Яшел Үзән шәһәре Җиңү паркында (Вокзал буе урамы) Каһарманнар аллеясында бронза барельефы куелган. Рәссам — В.И. Рогожин сервис izi.TRAVEL.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6 Золотые Звёзды Приморья. Владивосток, 1983. Наши Герои. Йошкар-Ола, 1985.

Сылтамалар Х.Х. Хәсәнов «Ватан каһарманнары» порталында Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ Энциклопедия Республики Марий Эл Государственный архив аудиовизуальной документации Республики Марий Эл

Искәрмәләр

Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Пулеметчылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Җәзаланган гаскәриләр