Петр Дульский, Петр Максимилиан улы Дульский (, 1879 елның (23) марты, Бессарабия, Орһей — 1956 елның 15 феврале, Казан) — сәнгать белгече, рәссам (график), педагог, музей белгече. ТАССР рәссамнар берлеген оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе (1936-1937), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1940). Татар һәм рус сынлы һәм декоратив сәнгате, архитектурасы турында хезмәтләр авторы Дульский Петр Максимилианович bioraf.ru сайтында . Сәнгать фәннәре кандидаты (1938).

Тәрҗемәи хәле 1879 елның (23) мартында Бессарабиянең (хәзерге Молдованың Орһей районы үзәге) Орһей шәһәрендә туган. 1889 елда Кишенәүнең 1нче гимназиясенә укырга керә, Одессада рәсем ясау мәктәбендә (1895-1898, укып бетерми), Казан сынлы сәнгать мәктәбенең гравюра бүлегендә (1899-1904), Казан университетының тарих-фәлсәфә факультетында (1915-1919) укый. 1904 елда Вятка губернасы Слободской шәһәре реаль училещесынә һәм кызлар гимназиясенә рәсем укытучысы итеп җибәрелә (шәкерте — С.А. Луппов) Пахарь на ниве культуры.

П. М. Дульский 1906 елда сынлы сәнгатькә укыту куелышын өйрәнү өчен Вена, Берлин һәм Парижга бара.

Казан 1911 елда Казанның Беренче реаль училещесынә рәсем укытучысы итеп чакырыла. Шул елдан 50 елга якын гомерен Казан белән бәйли. Казан университетының бай китапханәсендә эзләнеп, төбәкнең тарихын өйрәнә, онытыла төшкән җирле архитекторлар, рәссамнар М.П. Коринфский, Л.Д. Крюков, В.С. Турин, Э.П. Турнерелли һ.б. исемнәрен кире кайтара. 1914 елда аның беренче зур гыйльми хезмәте — «» басылып чыга. Китапка урнаштырылган борынгы Казан күренешләре белән 50 фоторәсемне Лейпцигта эшләтә, китап тышлыгын график Г.И. Нарбут ясый.

1916 елда «Казанның сынлы сәнгать хәзинәләре» дигән күргәзмәне оештыручы һәм шул ук исемдәге китапны әзерләп бастыручы була.

Музей 1919 елда Казан губерна музее (1920 елда музейның 25 еллыгы уңаеннан аңа Татарстан Җөмһүриятенең Үзәк музее статусы бирелә) сынлы сәнгать бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Рәссамнар А.И. Кравченко, Н.Н. Купреянов, В.А. Фаворский, Г.К. Лукомский, А.П. Остроумова-Лебедева, А.А. Пластов һ.б. беренче шәхси күргәзмәләрен оештыра.

Татарстан Җөмһүриятенең Үзәк музеена, юбилее уңаеннан Дәүләт музей фонды (Мәскәү) ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы рәссамнарының зур җыелмасын тапшыра. Музей фонды арту белән бергә күргәзмәләр оештыру һәм фәнни — тикшеренү эшләре дә арттырыла. Музейның сәнгать бүлеген картиналар галереясенә әйләндерүдә П.М. Дульский белән бергә П.Е. Корнилов (1896-1981), В.В. Егерев (1886-1956), П.А. Радимов (1887-1967) зур хезмәт куялар. Алар бигрәк тә җирле рәссамнарның иҗатын барлап, бер урынга туплауга зур игътибар бирә. Күргәзмәләр вакытында һәм остаханәләрдән Казан сәнгать мәктәбе укытучылары һәм шәкертләре Н.И. Фешин, Н.Н. Беньков, Г.А. Медведев, В.К. Тимофеев, К.К. Чеботарев әсәрләре табып алына. П.М. Дульский һәр күргәзмәнең каталогын чыгарып баруга ирешә.

1925 елда Парижда совет сынлы сәнгате күргәзмәсенең Татарстан АССР бүлеген оештыруда катнаша.

Илдә музейга багышланган бердәнбер журнал — «» журналының мөхәррире (1920-1924), «Казанский библиофил» журналының (1921-1923) әгъзасы була.

1936 елда ТАССР рәссамнар берлегенең беренче рәисе итеп сайлана.

Татарстан АССРда беренчеләрдән булып, П.М. Дульскийга 1940 елда «ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

1930-1941, 1949-1956 елларда Казан коммуналь төзелеше институтында (1939 елдан Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1946 елдан Казан гражданнар төзелеше инженерлары институты) (хәзерге Казан архитектура төзелеш университеты) укыта, доцент, 1941-1948 елларда Казан авиация институты доценты,

Хезмәтләре 500 дән артык мәкалә һәм китап бастырган. «Казан тарихы һәйкәлләре», «Казан китабы һәм аның нәфис тышлыгы», «Казан сынчыларында классицизм», «Казанда барокко», «Э. Турнерелли», «Н. Фешин», «И. Шишкин», «П. Беньков», «С. Ахун», «П. Радимов» һ.б. китаплар авторы. «Казан татарлары сәнгате» (), «Татарстан АССР дәүләт музее хәзинәләре» (, 1944, басылмаган, кулъязмада калган) хезмәтләрен язып, татар милли сәнгатен өйрәнүгә өлеш кертә.

Сәнгать тарихы, сәнгать тәнкыйте һәм педагогика, музей төзелеше һәм ядкярләрне саклау, экспозицион-күргәзмә һәм мөхәррирлек-нәшрият эше, рәссамнар һәм архитекторларның иҗади берләшмәләре эшчәнлеген оештыруда өлеше зур «Заман» нәшрияты.

Рәссам П.М. Дульский, рәссам буларак, графикага өстенлек бирә, офорт, пастель, авкарель куллана . РСФСРда узган 12 күргәзмәдә «Борынгы Казан почмагы» (, 1921, акварель), «Югары Ослан янында» (, 1929, акварель) һ.б. эшләре күрсәтелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1940 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе 1945 Хөрмәт Билгесе ордены 1951 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Хәтер

1956 елның 15 февралендә вафат. Казанның Арча зиратында чиркәү аллеясында академик Арбузов кабере янәшәсендә . «ССРБ архитекторлар берлеге Татарстан бүлегеннән һәм кызыннан» дигән язулы кабер ташы куелган.

Казанның Федосеев урамында рәссам яшәгән йорт, урамның барлык тарихи йортлары белән беррәттән, 2000-елларда юк ителгән.

1990 елда Мәскәүдә коллекционер Григорий Евгений улы Климов (1940–2013) тупланмасыннан рәссамның күргәзмәсе оештырыла. 2009 елда «Заман» нәшрияты каталог бастырып чыгара. 2013 елның 6 сентябрендә, рәссамның 135 еллыгына багышлап, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күргәзмәсе оештырыла Выставка Петра Максимилиановича Дульского «Отражение пережитых настроений». Art16.ru. Архивы Татарстанның Берләшкән дәүләт музеенда (папка № 40, инв. № 120181) саклана.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Казань: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4

Сылтамалар Татарстанның күренекле шәхесләре. П.М. Дульский

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Педагоглар Төркем:Казан вузлары укытучылары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Казан сынлы сәнгать училещесын тәмамлаучылар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары