Кукмара вулысы (рус. Кукморская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Никольское авылы.

Тарих

Кукмара вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең дүртенче стан составында барлыкка килә.Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Кукмара вулысы Суыксу, Кавал, Ильинка һәм Чар өязенең Сотнур вулыслары белән чиктәш булган.

1924 елда Кукмара вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Мәмдәл һәм Ильинка вулысларына кушыла.Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года

Административ бүленеш 1883 елда Кукмара вулысында 9 община, 18 торак пункты (Никольское, Уразлы, Олы Күлбаш һ.б.) һәм 1240 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 66 км², сөрү җирләре 107,5 км² тәшкил иткән.Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.

1890 елда вулыста 17 торак пункты һәм 1643 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 158,6 км² тәшкил иткән.Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).

1897 елда вулыста 20 торак пункты булган.Список селений Казанской губернии 1908.

1921 елда чирмешләр яшәгән торак пунктлар Мари АӨгә күчерелә.

Халык 18831885189018976814545699029841

1883 елда халык саны 6814 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3373 җан, хатын-кызлар — 3441.

1885 елда халык саны 5456 кеше тәшкил иткән.Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)

1890 елда халык саны 9902 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4817 җан, хатын-кызлар — 5085.

1897 елда халык саны 9841 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: руслар, татарлар.

Авыл хуҗалыгы

1914 елда вулыста 1645 ат, 4795 сарык, 274 кәҗә, 381 дуңгыз һәм 2074 баш мөгезле терлек исәпләнгән.

Шәхесләр

Павел Кормунин — СССР театр һәм кино артисты, БССРның халык артисты (1980). 1919 елда Олы Клүчә авылында туа. Сафиулла Таҗетдин улы Мәкъсүтов — мулла, Казан губернасыннан II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы депутаты. 1858 елда Казан губернасының Олы Күлбаш авылында авыл мулласы гаиләсендә туа. Зинон Прохоров — Советлар Берлеге каһарманы (1945). 1909 елның 11 сентябрендә Олы Олыкъял авылында дөньяга килә. Фатыйх Гариф улы Мөхәммәдьяров — совет дәүләт сәламәтлек саклау эшлеклесе, галим, медицина фәннәре докторы, профессор. 1883 елның 25 декабрендә (1884 елның 6 гыйнварында яңа стиль буенча) Олы Җәке авылында туа.

Шулай ук карагыз

Казан өязе Казан кантоны Кулай вулысы Кучак вулысы Күлле Киме вулысы Сылтамалар Список селений Казанской губернии 1908.pdf / Облако Mail.ru ГПИБ | Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. ГПИБ | Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — (Статистика Российской империи; 15). Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA

Чыганаклар Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0 Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15). Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -

Искәрмәләр

Төркем:Казан губернасы вулыслары Төркем:ТАССР Төркем:Казан өязе вулыслары Төркем:Арча кантуны вулыслары