«Халидия» мәдрәсәсе — 1825 елда Казанның Зәңгәр мәчете каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә. Казанның борынгы дини уку йортларыннан берсе. Атамасы мәдрәсәне 1917 елда ябылганга кадәр җитәкләгән имамнар фамилиясеннән (Халитов) алынган.
Тарих
XVIII гасырның соңгы чирегендә Иске Татар бистәсендә (хәзерге Казанның Вахитов районы) дүртенче (агач) мәчет буларак нигез салынган, 1815-1819 елларда (вариант: 1810-1815 елларда)1 кирпечтән төзелгән яңа бинага күчкән Зәңгәр мәчетнең (Зур Мещан (хәзерге С. Садыйкова) урамы белән Аркылы Тихвин урамнары чаты, (хәзерге Нариманов урамы, 18/19) беренче имамнарының берсе, Ырынбурның Каргалы мәдрәсәсен тәмамлаган Габденнасыйр Рахманколый (?-1835) 1825 елда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Бәки авылыннан Казанга күчеп килә, 4нче (Зәңгәр) мәчетнең имам-хатыйбы һәм мөдәррисе булып хезмәт итә башлый. Шиһабетдин Мәрҗани раславынча, ул килгәнче мәхәлләдә мәдрәсә булмаган. Г. Рахманколый дини уку йорты оештыра, ә сәүдәгәрләр Йосыф һәм Корбангали Арсаевлар мәдрәсә өчен аерым бина төзеп бирәләр.
Габденнасыйр Рахманколый вафат булгач (1835), мәчет имамы булып аның энесе Хәбибулла Рахманкулов (1780-1850) кала. Аны Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Яңасала авылында туган Хаммат Халитов (?-1864) алыштыра. Хаммат Халитовның төпчек малае — татарның беренче драматургларыннан берсе Фатих Халиди (1850-1923) Голубая мечеть (Мечеть Зангар). Pro.KudaGo.com. 13.05.2013 . Х. Халитовтан соң имам булып Рахманкуловларның соңгысы, Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте Гыясетдин Хәбибулла улы Рахманкулов (Гиясетдин Рахмәнколов) (?-1897) 6 ел хезмәт итә. 1870-1893 елларда имам булып Мөхәммәтзакир Хаммат улы Халитов (?-1893), 1894-1917 елларда Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (1869-?) сайлана. Ибраһим Халитовның улы — татарның атаклы драма артисты, ССРБ халык артисты Фуад Халитов (1901-1981).
Халидия мәдрәсәсе «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» РСФСР ХКШ декреты (20.01.1918) РФ Конституциясе сайты буенча 1918 елда, 4нче (Зәңгәр) мәчет карары белән 1932 елның 10 мартында ябыла һәм бина кунакханә итеп файдаланыла башлый.
Мәдрәсә, иганәче-химаячеләренең фамилияләренә бәйле рәвештә, берничә исем йөртә: Арсаев мәдрәсәсе (Й. Һәм К. Арсаевлар бина төзеп бирәләр), «Айтуганов мәдрәсәсе» (Айтугановлар яңа бина бүләк итәләр, химаяче булып торалар), «Мөстәкыймов мәдрәсәсе» (Габделмәннан Биккенә улы Мөстәкыймов)Голубая мечеть (Зангар) ), «Халидия».
Казанның иң зур мәдрәсәләреннән берсе булып исәпләнгән: XX гасыр башына мәдрәсәдә 155 шәкерт укыган. Халидия мәдрәсәсе уку-укыту программасы Якын Көнчыгыш мәдрәсәләре традицион уку-укыту программасыннан шактый аерылган. Мәдрәсә шәкертләренә рус мәдәнияте, әдәбияты, алар аша алга киткән Европа халыклары әдәбияты, фәне һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирелгәнКеримова Т.С. Из истории Национальной Академии Наук Азербайджана. Баку: Тахсил, 2005, (568 с.) с. 356-357 Əziz Qubaydullin.
XIX гасыр ахырыннан 1918 елга кадәр мәдрәсә Екатерина урамы белән Икенче Аркылы урам чатындагы (хәзерге Тукай урамы , 68/16) сәүдәгәр Габделмәннәф Мөстәкыймов йорында урнаша.
Халидия мәдрәсәсендә драматург Галиәсгар Камал (1879-1933), 1895-1904 елларда булачак тарихчы-профессор Газиз Гобәйдуллин (1887-1937), шагыйрь Габдрахман Сөнгати (1894-?) һ.б. укыганМөселман мәгарифе тарихыннан. ТР архив хезмәте.
Шәхесләр Җитәкчеләр Габденнасыйр Рахманколый (?-1835) Хәбибулла Рахманкулов (1780-1850) Хаммат Халитов (?-1864) Гыясетдин Хәбибулла улы Рахманкулов (?-1897) Мөхәммәтзакир Хаммат улы Халитов (?-1893) Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (1869-?)
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Ибраһим Халитев 1866 Балтач 1937-12-14
Шәкертләр
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Фатих Халиди 1850 Олы Яңасала язучыдраматург 1923-04-07 Нургали Хәсәнов 1852-11-08 Морза (Апас районы) ишанахунХатибМөдәррис Буа мәдрәсәсеЫрынбур мөселман диния нәзарәте 1919-05-19 Галиәсгар Камал 1879-01-06 Казан драматургязучыпрозачыжурналисттәрҗемәче Galiasgar Kamal 1933-06-16 Газиз Гобәйдуллин 1887-06-15 Казан язучытарихчы Gaziz Gubaydullin 1937-10-13 Габделкадыйр Гобәйдуллин 1888 Казан 1944-05-04
Әдәбият Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7 Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.
Сылтамалар
Халидия мәдрәсәсе «Милләттәшләр» сайтында Казан мәчетләре Рөстәм Ахунов сайтында (rustik68.narod.ru)
Искәрмәләр
Төркем:1825 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1918 елда ябылган уку йортлары Төркем:Казан мәдрәсәләре Төркем:Казанның Габдулла Тукай урамы