Фәрит Фәтхуллин урамы () — Казанның Идел буе районында, шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан урам. Ш. Камал урамы белән киселештән башланып, Г. Тукай урамы белән киселештә тәмамлана. Яшьләр, Җитештерү, С. Садыйкова урамнары белән кисешә. Казанда туган Советлар Берлеге Каһарманы хәрби очучы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) исемен йөртә.
Тарих Элекке исемнәре — Сабын кайнату урамы (? — 1920-еллар), Әҗем урамы (1914?), Сабынчы (вариант: Сабанчы, 1920-еллар — 1965). Казанда туып-үскән, укыган, «Заря» фабрикасында кондитер ярдәмчесе булып эшләгән Советлар Берлеге Каһарманы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) истәлегенә урам исеме үзгәртелгән.
Игътибарга лаек обьектлар Әҗем мәчете Ф. Фәтхуллинга багышланган стела
Галерея
Сылтамалар Гараева Ильсия. В каком состоянии казанские улицы, названные в честь героев войны? «Казанские ведомости», 23.04.2015 Фәрит Фәтхуллин урамы Казан картасында
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Идел буе районы урамнары