Пучы вулысы (, ) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Бугудар, Матвеев, Өшәр, Байсар, Әмәкәй һәм Ирәхтә вулыслары белән чиктәш булган (1890). 22 торак пунктта 15887 кеше яшәгән.45. Уфимская губерния. — 1890. — (Статистика Российской империи; 16. вып. 20). Милләтләр (1920 ел мәгълүматы, 1925 елгы чикләрдә): татарлар – 89,5%, чирмешләр – 8,3%, руслар – 2,5%.
1921 елда вулысның 14 торак пунктыннан (Әтрәкле, Иске Калтак, Яңа Калтак, Иске Иркәнәш, Яңа Иркәнәш, Чүплек, Чупай, Татар Мөшегесе, Рус Мөшегесе, Сасыборын, Симәк, Торыш, Чирмеш Баяры) Калтак вулысы төзелә.
1930 елда бетерелә, территориясе Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районнарына кушыла.
Искәрмәләр