Кузьма Новоселов, Кузьма Василий улы Новоселов (, 1919 елның 8 феврале, Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Климино — 1985 елның 20 марты, Украина ССР, Ворошиловград) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге каһарманы (1945), подполковник. 1936-1939 елларда Казанда яшәгән, «Кызыл күнче» фабрикасында эшләгән, аэроклубта шөгыльләнгән. Сугышта 150 очыш ясый, 30 һава сугышында катнаша.
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 8 февралендә Вятка губернасы Өрҗем өязе (хәзерге Мари Илнең Сернур районы) Климино авылында туган. Рус милләтеннән. 1 яшендә тулы ятим кала, бабасында яши, Кугушень авылында урнашкан мәктәптә укый, аннары Өрҗем шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1936 елда Казанга килә һәм «Кызыл күнче» фабрикасына (хәзерге «Сафьян») эшкә урнаша. Бер үк вакытта аэроклубта да шөгыльләнә.
1939 елда Кызыл гаскәргә алына. ССРБ НКВД эчке гаскәрләренең 227нче конвой полкында хезмәт итә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Днепр елгасын кичкәндә яралана һәм хәрби госпитальдә дәваланганда фашистларга әсирлеккә эләгә, 1941 елның 7 ноябрендә әсирлектән кача. Өркеттә хәрби-авиация укуханәсен тәмамлый. Як-1 очкычын йөртергә өйрәнә, булып хезмәт итә. Күп мәртәбәләр гариза язып кына, 1943 елның көзендә яңадан фронтка эләгә. Орёл өлкәсе Мценск шәһәре янында һава сугышында берьюлы ике таран ясый К.В. Новоселов «Воздушный таран» (aeroram.narod.ru) сайтында.
1нче Украина фронты 2нче Һава армиясе 2нче истребительләр авиациясе корпусы 115нче гвардия истребительләр авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты К.В. Новоселов 1945 елның апреленә кадәр гаскәрләрне саклау өчен 132 очыш ясаган, 29 һава сугышында дошманның 12 очкычын (төркем белән очканда тагын 5 очкычын) бәреп төшергән. 1945 елның 27 июнендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән. Сугышны Берлинда төгәлли.
Сугыштан соң Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1952 елның августыннан 1950-1953 еллардагы Корея сугышында Төньяк Корея ягыннан катнаша. Америка очкычларын бәреп төшерергә туры килми, ләкин үзен 1952 елның 11 октябрендә Канада очкычлары бәреп төшерә. Таулы-урманлы җиргә катапульта ясаганда, кул-аягы сына. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәтне дәвам итә алмаган подполковник Новоселов 1953 елның 7 июленнән запаска китә. Украина ССРның Ворошиловград (хәзерге Луганск) шәһәрендә яши. 1985 елның 20 мартында вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге каһарманы (27.06.1945) Ленин ордены Ике Кызыл Байрак ордены 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер
Кугушень (Калеево) мәктәбе диварына К.В. Новоселовка истәлек тактасы беркетелгән Памятная доска Герою Советского Союза Кузьме Васильевичу Новосёлову .. 2005 елда Казанның Киров районындагы исеме Новоселов урамы итеп үзгәртелә. Луганскиның 200 еллыгы исемендәге 60нчы мәктәп-гимназия (Украиначынбарлыкта Луганск Халык Җөмһүрияте территориясе, Луганск, Степной кв., 2Г йорты) музеенда К.В. Новоселов турында документлар тупланган Луганскиның 60нчы мәктәп-гимназиясе сайты.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1984. Наши Герои. Йошкар-Ола, 1985. Мы – с Волги. Куйбышев, 1985. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. К., 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар Каһарманнар – Татарстан уллары. Новосёлов Кузьма Васильевич М.В. Новоселов Ватан каһарманнары сайтында Советские летчики - асы. Герои воздушных войн 1936-1953 гг. «Воздушный таран» сайты Сернур үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайты
Искәрмәләр
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Очучылар