Казиле вулысы (, ) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Сикәнәс, Кызылтау (Казан губернасының Мамадыш өязе), Сухрау, Афанас (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Чиркәс, Ликарив вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 10 982 кеше яшәгән. Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1920-елларның уртасында бетерелә.
Искәрмәләр