Ат токымнары — дөньяда 200 артык ат токымнары бар. Элек Советлар Берлегендә 50 үрчеделәр.

Классификация Ат токымнарын төркемлиләр:

зона-климат буенча урман дала тау

максаты буенча менге менге-йөк менге-җигем җигем олау

чыгышы буенча культура арадаш җирле

үрчетү ысулы буенча заводлы культура-көтүле көтүле

Ат төрләре Олау атлары — авыр йөкләр ташый торган атлар. Җигем атлар — җигелә торган атлар. Менге атлар — менеп йөри торган атлар. Менге-җигем атлар — иярле һәм җигүле эшкә ярый торган атлар. Менге-йөк атлары — иярле һәм йөкле эшкә ярый торган атлар. Йөк атлары — аркасында йөк йөртә торган атлар.

Советлар Берлеге классификациясе 3 төп төркемгә бүленәләр. 1 нче төркем — завод токымнары Табигый булмаган шартларда китереп чыгарганнар.

Олау атлары рус олау аты совет олау аты владимир аты арден першерон клейдесдаль суффолк шайр бельгия олау аты

Җигем атлар америка стандартбред аты рус юртагы орлов юртагы тори аты фин аты һ.б.

Менге-җигем атлар венгер аты бөек польша аты алман «ярым токымлы» атлары морган аты һ.б.

Менге атлар асыл менге ат будённый аты тракенен аты гунтер терский аты андалуз аты һ.б.

2 нче төркем — арадаш токымнар Табигыйга якын шартларда китереп чыгарганнар.

Дала токымнары дон аты кустанай аты канада аты һ.б.

Тау токымнары карабаг аты кабарда аты карачай аты карабаир аты яңа кыргыз аты һ.б.

Чүл токымнары ахалтәкә аты гарәп аты йомут аты шираз аты бәрбәр аты һ.б.

3 нче төркем — җирле токымнар

Төньяк урман токымнары вятка аты печора аты мезень аты полесье аты обь буе аты якут аты һ.б.

Дала токымнары монгол аты байкал арты аты казакъ аты татар аты башкорт аты һ.б.

Тау токымнары лакай аты кыргыз аты алтай аты тыва аты азәрбайҗан аты тушин аты мегрел аты гуцул аты һ.б.

Утрау понилары шетланд понисы.

Рәсемнәр

Чыганаклар Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.