Гази морза ( — ) — Кече Нугай урдасына нигез салучы. Урак морзаның улы, Алчагыр морзаның оныгы. Рәсәй белән якынаю сәясәтенә каршы булган. 1550-елларда Көнбатыш Кавказ алдына һәм Тын елгасына күчеп китеп үзен Кече Нугай урдасы бие дип игълан иткән. Кырым ханлыгы багынлыгын кабул иткәннән соң Кырым ханнарының Әстерхан (1569) һәм Мәскәү (1570, 1571) һәм Кавказ халыкларына каршы яуларында катнашкан.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Гази морза · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.