Хәсән Чәләби (, 1937 ел, Төркия, Әрзурум) — төрек рәссамы, билгеле ислам хаттаты, каллиграфиягә өйрәтүче.
Тәрҗемәи хәле
1937 елда Төркиянең Әрзурум шәһәрендә туган. 1967 елдан бирле белән шөгыльләнә. Ислам каллиграфиясе серләренә (бигрәк тә гарәп каллиграфиясенең рикагъ, нәстәгъликъ, сөлс, нәсх төрләренә) билгеле төрек хаттатлары Хәмит Айтач Hamid Aytaç, Кәмал Батанай, Нәҗметдин Окйайдан өйрәнгән. 1976 елдан башлап үзе дөньяның күп илләреннән килгән меңләгән шәкертенә (мәсәлән, Кытайдан Хаҗи Нуретдингә һ.б.) ислам каллиграфиясе серләрен өйрәтә, шуларның 67 сенә иҗазәтнамә (ислам мөстәкыйль иҗат итәргә һәм аңа кул куярга рөхсәт бирүче диплом) биргән, мәсәлән, Мөхәммәт Зәкәриягә (1988 елда, АКШ), Нурия Гарсия Масипка (2007 елда, Испания), Нассар Мансурга (2009 елда, Иордания), Асылбәк Урынбасаровка (Казакъстан) һ.б. Хәсән Чәләби — дөньяның төрле илләрендә урнашкан ислам белән бәйле атаклы тарихи урынннар һәм мәчетләр өчен уникаль каллиграфия үрнәкләре ясаучы. Шулай ук Аллаһының 99 гүзәл исеменең каллиграфиясе авторы.
Хезмәтләре урнашкан Мәсҗиден-Нәбәви (Пәйгамбәр мәчете, Мәдинә, Согуд Гарәбстаны) Әл-Куба мәчете (Мәдинә, Согуд Гарәбстаны) Солтан Әхмәт мәчете (Зәңгәр мәчет, Истанбул, Төркия) Сөләймания мәчете (Истанбул, Төркия) сайт «Мой Стамбул» Фатих мәчете (Пфорцһайм, Алмания, 1992 елда ачылган)Мечети Германии Җәмигъ мәчете (Йоханнесбург, КАР) Җомга мәчете (Алматы, Казакъстан) Ислам үзәге (Күвәйт)
Әдәбият Хусам Диб. Путеводитель по ИсламуПрезентация книги «Путеводитель по Исламу» (). М.:Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4
Сылтамалар Бибинур Асадова. Хасан Челеби: Я ждал годами, когда это искусство будет признано. «Ислам и семья», 25.02.2012. Haber-hat-sanatinin-celebisine-saygi. iha.com.tr
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар Төркем:Хаттатлар Төркем:Төркия хаттатлары Төркем:Шәхесләр:Төркия