Рафис Борһанов, Рафис Тимерхан улы Борһанов (1961 ел, 17 август, ТАССР, Мөслим) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры (2010–2014), Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары — фән һәм мәгариф министры (2017–2020), Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры (2020 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. ТР Дәүләт шурасы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты (2000), РФ (1995 елдан халыкара) академигы (2012).
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 17 августында Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында район башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов (1925-2004) гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Мөслим районы Вәрәшбаш, әнисе Иске Вәрәш авылыннан. Әтисен 1961 елда Әтнәгә КПСС райкомының беренче сәркатибе итеп, 1962 елда Арчага район шурасы башкарма комитеты рәисе итеп күчерәләр. Рафис Арчада 1нче урта мәктәпне (1978, алтын медальгә), «-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1983), «» белгечлеге буенча читтән торып Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1990, аерым билгеле дипломга) тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач (1983), хәрби хезмәткә алынганчы, ТАССР һөнәри белем бирү буенча дәүләт комитетының авыл укуханәләре бүлегендә булып эшли.
Хезмәт юлы 1983 – 1985 — Совет Армиясендә хәрби хезмәттә. 1985 — «Казанкомпрессормаш» фәнни–җитештерү берләшмәсендә җыю участогы мастеры. 1985 – 1989 — «Казанкомпрессормаш»та ВЛКСМ комитеты сәркатибе, ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты икенче сәркатибе. 1989 – 1996 — «Казанкомпрессормаш» ААҖ башлыгы урынбасары, цех башлыгы, икътисад бүлеге башлыгы, икътисад һәм финанслар буенча директор. 1996 – 1998 — Казан шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 1998 – 1999 — Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары. 1999 – 2005 — Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы ТР башкаласының «Минем Казан» сайты . 2005 – 2010 — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе. 2010 – 2014 — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов: «Мин Татарстан байрагын күтәрергә әзер». Азатлык Радиосы. 2014 — 2017 — 5нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, икътисад һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе. 2017 — 2020 — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — фән һәм мәгариф министры. 2020 елның 17 сентябреннән – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе () ректоры Бурганов назначен исполняющим обязанности ректора ПГАФКСиТ. realnoevremya.ru, 17.09.2020.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дуслык ордены (2007) Хөрмәт ордены (2014) «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003) «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005) «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2011, ТР) Александр Невский ордены (2020)Рөстәм Миңнеханов 46 кешегә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәдәни Җомга, 26.12.2020 2026 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — Татарстан Республикасының икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 670 от 17.08.2026
Гаиләсе Хатыны Светлана Игорь кызы (1965). Балалары:кызы Алия (1989), улы Айрат (1990).
Искәрмәләр
Сылтамалар
ТР Дәүләт шурасының рәсми сайты Р.Т. Борһанов «Чикләрсез татарлар» порталында Назад, в Актаныш: Энгель Фаттахов уступает место проверенному Рафису Бурганову. «БИЗНЕС Online», 04.12.2017 Фәттахов китте, Борһанов килде. Татар мәгарифен ни көтә? Азатлык Радиосы, 04.12.2017
Әдәбият Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4
Моны да карагыз
Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстанның мәгариф министрлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары