Марат Рәшит улы Сәгыйрев (1986 елның 1 апреле, ) — Россия футболчысы (ярымсакчы, сакчы), Россиянең икенче футбол дивизионының «Көнчыгыш» зонасы җиңүчесе (2013, Владивосток «Луч-Энергия»се составында).
Тормыш юлы Марат Сәгыйрев 1986 елның 1 апрелендә Казанда туа. «Рубин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Футбол мәктәбен тәмамлаганнан соң «Рубин-2» өчен ФКК (физик культура коллективлары) беренчелегенә, дублёрлар турнирында «Рубин» дублендә, ә аннары икенче дивизионда «Рубин-2»дә дүрт сезон уздыраМарат Сагиров: «Минвалиев и Тихонов породнились, благодаря игре за „Рубин“» Ближайшие планы связываю только с «Лучом» — полузащитник Марат Сагиров. 2005—2007 елларда икенче дивизионның «Урал-Идел буе» зонасы җыелма командасы өчен ел саен ноябрьнең «Надежда» профессиональ футбол лигасы (ПФЛ) кубогы турнирында уйный.
2009 елда Ижауның «СОЮЗ-Газпром» өчен, ә 2010 елда «Тюмень» клубы өчен уйный. 2011/12 сезонын Футбол милли лигасы беренчелегендә (ФМЛ), «КАМАЗ» өчен чыгыш ясап, үткәрә. «КАМАЗ»ның финанс сәбәпләре аркасында ФМЛда уйнаудан баш тарткач, «Луч-Энергия»гә күчә. Сезонны яхшы уздырылуга карамастан, Владивосток командасының яңа баш тренеры Александр Григорян аны командада калдырмый һәм Сәгыйров Яр Чаллыга кайта. Бер елдан Ивановоның «Текстильщик» командасы сафын тулыландыра, аның өчен өч сезон уйный. 2017/18 сезонда Түбән Кама «Нефтехимик» һәм «Лада-Тольятти» өчен чыгыш ясый, шуннан соң ел дәвамында (2018/19 сезон) Бөек Лукиның «Луки-энергия» өчен уйный, аның белән Россия кубогының 1/16 финалына җитә, анда, матчта исәпне ачып, 5 нче минутта «Енисей» командасына гол кертә (1:2)Кубок России 2018-19. 1/16 финала «Луки-Энергия» — «Енисей». 2019 елның икенче яртысын «Бугульма-Рунако» командасында уздыра, аның белән Татарстан чемпионы һәм Кубогы иясе була (чемпионатта 9 матч үткәрә, 1 туп кертә, Кубокта — 4 матч, 1 гол).
2020 елда Биектауның «Эверест»ы өчен Татарстан чемпионатында һәм Кубогында уйный (чемпионатта — 11 матч, 7 гол, Кубокта — 2 матч, 2 гол).
Россия беренчелегендә һәм Кубогында барлыгы 390 дан артык матч үткәрә, 67 туп кертә.
Казанышлар
Икенче дивизионның «Восток» зонасы иң яхшы ярымсакчы — 2012/13; «Тюмень» футбол клубының 2010 елгы сезондагы иң яхшы уенчысыБолельщики и журналисты отметили Марата Сагирова; Икенче дивизион җиңүчесе: 2012/13 («Восток»).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Россиянең Футбол Премьер-Лигасы сайтында
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:«Рубин» футбол клубы