Айрат Гаскәров, Айрат Рәфыйк улы Гаскәров (, 1963 елның 5 октябре, БАССР, Чишмә районы, Чишмә) — икътисадчы, банкир, 2002-2010 елларда БР премьер-министрының беренче урынбасары – БР финанс министры, 2010-2011 елларда РФ Федераль җыенының Федерация шурасы әгъзасы, 2016 елдан РФ финанс министры ярдәмчесе. Икътисад фәннәре кандидаты (2007). БР атказанган икътисадчысы.
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 5 октябрендә Башкортстан АССР Чишмә районы үзәге Чишмә бистәсендә туган. «Икътисадчы» белгечлеге буенча Бөтенсоюз читтән торып укулы финанс-икътисад институтының финанслар һәм кредит бүлеген (1989), РФ фәннәр академиясенең икътисад институтын тәмамлаган, шул ук институтта 2007 елда «Целевые программы как инструмент обеспечения финансово-экономической устойчивости субъекта Российской Федерации» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган Dissertation.com.ua. 1981-1983 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы 1981 елдан БАССР финанс министрлыгында икътисадчы. 1983-1991 елларда БАССР финанс министрлыгында ревизор-инспектор, өлкән ревизор-инспектор, министрлык идарәсе аппаратының финанслау бүлеге башлыгы урынбасары. 1991 елда РСФСР коммунистлар фиркасенең Башкортстан рескомы инструкторы. 1991-1995 елларда БАГСУ план-финанс бүлеге башлыгы, финанс директоры. 1995-2000 елларда БР финанс министры урынбасары. 2000-2002 елларда РФ Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлеге идарәчесе. 2002-2010 елларда БР премьер-министрының урынбасары (2008 елдан — беренче урынбасары) — БР финанс министры. 2010-2011 елларда РФ Федераль җыенының Федерация шурасы әгъзасы — РФ Федераль җыенының Федерация шурасында БР дәүләт хакимиятенең башкарма органыннан вәкил. 2011 елның мартыннан РФ Саклык банкының вице-президенты. 2012 елның 17 декабреннән «Уралсиб банкы» ААҖ беренче вице-президенты, 2013 елның 11 мартыннан банкның идарә рәисе урынбасары, 2015 елның 18 апреленнән (Илкки Салонен урынына) банкның идарә рәисе в. б. 2. 2016 елдан РФ финанс министры ярдәмчесе Айрат Гаскаров назначен на должность помощника министра финансов РФ. ИА «Башинформ», 13.05.2016.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
БР атказанган икътисадчысы
Сылтамалар Кто есть кто в Республике Башкортостан. Гаскаров Айрат Рафикович РИА ФедералПресс энциклопедия. Гаскаров Айрат Рафикович
Искәрмәләр
Төркем:Икътисадчылар Төркем:Башкортстанның атказанган икътисадчылары Төркем:Башкортстан сәясәтчеләре Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Банкирлар