Тонгада Һинд дине тарафдарлары вәкилләре аз, 2011 халык санын алу буенча 200 кеше. Бу тарафдарларның кайберәүләре Фиджи кешеләре. Һинд дине Буддизм белән бергә үскән, аның саны 2006 елдан 2011 елга кадәр 104-тән (халыкның 0,1%-ы) 200 тарафдарга кадәр (0,2%) якынча икеләтә арткан.
Ел Процент Арту 2006 0.1% - 2011 0.2% +0.1%
Тарихы Һинд дине Тонгада бар дип кыска вакыттан бирле генә танылган. 1986-ынчы һәм 1996-ынчы Тонга халык санын алулар Һинд динен кертмәгәннәр, чөнки аларга фәкать Тонга һәм өлешчә Тонга халкы кергән. http://www.spc.int/prism/tonga/index.php?option=com_advlisting&view=download&fileId=224 2006-ынчы елда Һинд дине Тонга халык санын алуында беренче мәртәбә күрсәтелгән, 104 кеше үзен "Һинд дине тарафдарлары" дип күрсәткән. 2011 елда киләсе халык санын алу 200 Һинд дине тарафдарын күрсәткән (96-га күбрәк), бу Һинд дине тарафдарларын Исламнан (24, 23-кә кимрәк) һәм Буддизмнан (183, 112-гә күбрәк) тарафдарлар саны буенча алдан куйган. Шулай ук Һинд дине Бахаи диненең дүрттән бер өлешен (777, 91-гә күбрәк) тәшкил иткән, ул дин 1953 елда кертелгән һәм 20-нче гасырда тиз үскән. Һинд дине шулай ук Инҗил Чиркәвеннән алдан чыгачак дип фаразлана, аның тарфдарлары 2006-ынчы халык санын алу буенча 243 кешедән 2011 халык санын алуда 236 кешегә кимегән.
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине