Белизда Һинд дине үтеп керүе 1857 елга карый, шул вакытта өч мең Көнчыгыш Һиндле Ямайкадан Белизга күчкән. 2010 ел халык санын алу буенча, Белизның 2% халкы Һинд дине тарафдарлары булган. Британия Һиндстаныннан Һинд дине тарафдарлары 19-ынчы гасыр дәвамында шикәр камышы плантацияләренә ялланган хезмәтчеләр буларак килгәннәр.
Белизда Һинд дине җәмәгате күбесенчә 1950-енче елларда килгән гаиләләрдән тора, ул вакытта Белиз һаман Британия колониясе булган. Җәмәгать тулысынча диярлек синдх халкыннан тора һәм, шулай итеп, алар арасында зур мәдәни аермалар юк.
Сылтамалар International Religious Freedom Report 2006, Belize The facts about East Indians Hindus celebrate Diwali in Belize Indian Diaspora in South America/ Belize
Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине