Ризидә Галимова (Ризидә Локман кызы Галимова, , — , ) — опера җырчысы (лирик сопрано), ТР халык (2011), РФ атказанган (2018) артисты. Илһам Шакиров премиясе лауреаты (2020).

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 26 октябрендә Чистайда туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсенең фортепиано (1986) һәм вокал (1992) бүлекләрен, «вокал сәнгате — академик җырлау» белгечлеге буенча Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен (1998) тәмамлаган. Ун елдан артык Түбән Каманың 3нче санлы балалар музыка мәктәбендә фортепиано классында укыта. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Вокалчыларның Салих Сәйдәшев исемендәге III республика конкурсы лауреаты Grand Price халыкара вокалчылар конкурсы (Италия) лауреаты 2011 — Татарстанның халык артисты 2018 — РФ атказанган артисты 2020 — Илһам Шакиров премиясеАлсу Исмәгыйлева. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 16.12.2020

Искәрмәләр

Сылтамалар

Резеда Галимова удостоилась звания «Заслуженная артистка России». Татар-информ, 31.05.2018.

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Гнесиннар исемендәге академияне тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:Илһам Шакиров премиясе лауреатлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр