Чаң Кайши (, ; 31 октябрь 1887 — 5 апрель 1975) — Кытайның хәрби һәм сәяси эшлеклесе. Сунь Ятсенның вафатыннан соң 1925 елда Гоминьдан фиркасен җитәкли. Кытай Җөмһүриятенең президенты, маршал һәм генералиссимус.
Кытайда һәм Япониядә белем ала. 1917 елда Сунь Ятсен нигез салган гоминьдан партиясенә кушыла. 1924 елда Вампу хәрби мәктәбенә җитәкчелек итә, анда совет инструкторлары ярдәмендә Милли-революцион армиянең җитәкче кадрлары әзерләнә. 1926—1927 елларда МРАның башкомандующие була. 1927 елдагы антикоммунистик фетнәдән соң — гоминьдан партиясе лидеры, Кытай президенты, хөкүмәт башлыгы, генералиссимус.
Искәрмәләр
Төркем:КХҖ рәисләре Төркем:Кытай инкыйлабчылары